Талпан энцефалитына каршы вакцинацияне көзен үк башларга киңәш иттеләр
Ул өч этапта үткәрелә
Кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе халыкны көзге чорда талпан энцефалитына каршы вакцинация узарга өндәде. Белгечләр билгеләп үткәнчә, октябрь һәм ноябрь язга тулы канлы иммунитет формалашсын өчен прививкалар курсын башларга иң оптималь вакыт.
Ведомствода искәртүләренчә, талпан энцефалиты урман бете кадалу нәтиҗәсендә йога торган иң куркыныч инфекцияләрнең берсе булып кала. Вирустан бердәнбер нәтиҗәле саклану чарасы - вакцинация. Прививканы олыларга һәм өч яшьтән зуррак балаларга, бигрәк тә күп вакытын табигатьтә үткәрүчеләргә ясатырга киңәш ителә. Роспотребнадзор мәгълүматлары буенча, вакцинация өч этапта үткәрелә, курсны март-апрельдә төгәлләргә кирәк.
Идарәдә шулай ук вакцина талпан энцефалитыннан гына саклый дип искәрттеләр. Талпаннардан йога торган башка авыруларны – боррелиоз һәм туляремияне – профилактикалау өчен саклык чаралары күрергә: ябык кием кияргә, акарицид чаралар кулланырга һәм табигатьтә йөреп кайтканнан соң үзеңне җентекләп тикшерергә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia