Татарстанда грипп һәм ОРВИ белән авыручылар саны бер атнада 44 процентка арткан
Бу хакта ТР Роспотребнадзор матбугат хезмәте хәбәр итә
10-16 ноябрьдә Татарстанда 8982 кеше грипп һәм ОРВИ белән авырган. Бу узган атна белән чагыштырганда 44 процентка күбрәк, ләкин эпидемиологик чиктән 35 процентка арткан.
Иң күп авыручылар саны 7-14 яшьлек мәктәп укучылары арасында теркәлгән. Алар 85 процентка арткан. Моның сәбәбе – һава температурасы түбәнәю һәм балалар каникулдан мәктәпләргә кайту.
Әлегә күбрәк грипп түгел, ә гади салкын тиюгә китерә торган вируслар йөри.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia