Татарстанда яман шешнең иң киң таралган биш төре билгеле
Онкологик авырулардан үлүчеләр саны арту күзәтелә
Республикада 2025 елда колоректаль һәм тире яман шеше аеруча еш ачыкланды. Мондый мәгълүматларны Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш онкологы Эдуард Нагуманов китерде.
«Авыру структурасында эчәк рагы – 14,6%, тире меланомасы – 13,9%, сөт бизе рагы – 12,4%, сулыш органнары – 8,7%, простата – 8,3% алда бара», — дип ачыклык кертте белгеч.
Шул ук вакытта төбәктә онкологик авырулардан үлүчеләр саны артуның борчулы тенденциясе саклана. 2025 ел нәтиҗәләре буенча бу күрсәткеч 100 мең кешегә 187,8 очракка җитте, бу алдагы ел белән чагыштырганда 4,3%ка күбрәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia