Татарстанда короновирустан тагын өч кеше үлгән
Бүгенгә республикада ковидтан 150 үлем очрагы расланган.
Татарстанда короновирустан тагын өч кешенең үлем очрагы теркәлгән. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
«1940 елда туган хатын-кыз, 1950 елда һәм 1964 елда туган ир-атлар үлгән», диелгән хәбәрдә.
Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә ачыкланган, вирус идентификацияләнгән.
Бүгенгә республикада ковидтан 150 үлем очрагы расланган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа