Татарстанда ун ай эчендә 19 меңнән артык онкология авырулары ачыкланган
Бу хакта республика сәламәтлек саклау министры Әлмир Әбәшев сөйләде
Татарстанда 127 мең кеше онкология авырулары белән яши.
«2025 елның узган 10 аенда беренче тапкыр 19 меңнән артык яңа очрак ачыкланды», – диде министр.
Әлмир Әбәшев билгеләп үткәнчә, 2019 ел белән чагыштырганда, дәүләт сәламәтлек саклау системасының ТР халкын югары технологияле дәвалауга тотылган чыгымнары ун тапкыр арткан. Аның сүзләренчә, Татарстанда химиятерапиягә 4,5 миллиард сумнан артык акча юнәлтелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia