Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлекне саклау

Узган атнада районның сигез кешесендә коронавирус ачыкланган

Табиблар күп кеше җыелган урыннарда битлек кия башларга киңәш итә.

Сентябрь башыннан коронавирус инфекциясе белән авыручылар саны арта бара – яңа ачыкланган очракларның көнлек саны 3,5 тапкырга диярлек арткан. Республикада 34 кеше хастаханәләргә эләкте – бу алдагы җиде көнгә караганда 21,4 процентка күбрәк.

Питрәч район үзәк хастаханәсе табиб-эпидемиологы Алина Архипова сүзләренчә, соңгы айларда коронавирус мутацияләнгән һәм күпкә йогышлыракка әйләнгән.

– Авыруны китереп чыгаручы вирусның штаммнары гына түгел, авыруның симптомнары да үзгәрә. Авыруларда югары температура, коры ютәл яки әз генә какрыклы ютәл, сулыш алуы авырлашу, мускулларда авырту, хәлсезлек һәм арыганлык, ис һәм тәм тоймау күзәтелә. Сирәк очрый торган симптомнар арасында баш авырту, күңел болгану һәм косу, диарея, күкрәк читлегенең кысуы, шулай ук йөткергәндә канлы какрык килүне аерып карарга мөмкин, – дип билгеләп үтте Алина Аликовна.

Татарстанда коронавирус белән авыруның чираттагы артуы октябрь ахыры – ноябрь башына фаразлана, бу ОРВИ сезоны белән бәйле. Яңа инфекция очраклары саны артмасын өчен, район хастаханәсе табиблары халыкка күп кеше җыела торган урыннарга барганда битлек кияргә, урамда йөргәннән соң кулларны сабын белән ешрак юарга һәм антисептиклар кулланырга киңәш итә.

– Микс-инфекция очраклары бик еш очрый (ковид-19 + грипп), бу авыру барышын көчәйтә. Шуңа күрә эпидемия башланганчы гриппка каршы вакцинация тәкъдим ителә. Хәзер районда грипп һәм пневмококк инфекциясенә каршы вакцинация бара. Теләүчеләр вакцинация узу өчен поликлиникага, табиб амбулаторияләренә һәм район ФАПларына мөрәҗәгать итә ала. Ә менә коронавирус инфекциясенә каршы вакцинация хәзерге вакытта туктап тора. Вакцина кайтуы турында өстәмә рәвештә хәбәр итәрбез, – дип сөйләде район үзәк хастаханәсенең табиб-эпидемиологы.

Район башлыгы Илһам Кашапов, килеп туган эпидемиологик хәлгә бәйле рәвештә, белем бирү учреждениеләрендә көн саен иртәнге фильтрны контрольдә тотарга кушты. Барлык балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә ишек төбендә тән температурасын тикшерәләр, авыру билгеләре булган балаларны дәвалану өчен өйләренә кайтарып җибәрәләр.

– Үз хезмәткәрләрегезгә игътибарлы булыгыз, – дип мөрәҗәгать итте Илһам Миңнеханович район оешмалары һәм учреждениеләре җитәкчеләренә. – Һәркемнең үз хәлен күзәтеп тору мөмкинлеге булырга тиеш, – диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса