Яман шеш авыруы куркынычын ничек киметергә?
2017 елда Питрәч районында беренче тапкыр яман шеш авыруы 112 кешедә ачыкланды, 29 кешегә диагноз куелганда авыру бик тирәнгә киткән була. 2018 елның 1 декабренә беренче тапкыр 125 кешедә онкопатология ачыклана, шулардан 25 кешедә - авыру бик тирәнгә киткән стадиядә. Авыруның тирәнгә китүенең 99 проценты - пациентларның хастаханәгә соң мөрәҗәгать итүе нәтиҗәсе, гадәттә авырулар һәм аларның туганнары, бу табиблар гаебе белән килеп чыкты дип саный.
Бүгенге көндә рак Татарстан Республикасы буенча авырулар структурасында икенче урынны алып тора, беренче урында – йөрәк-кан тамырлары патологиясе. Кызганыч, авыру ачыкланган пациентларның 34 процентында инде авыру бик тирәнгә киткән булып чыга, бу дәвалау нәтиҗәлелеген бик нык киметә, үлү очракларының артуы да шуның белән аңлатыла.
Яман шеш авырулары куркынычын киметү өчен, беренче чиратта, нәрсәгә игътибар бирергә кирәк?
Рак – бу төрле организмнарга зыян китерүче ямам шеш авыруларының киң төркеменең уртак атамасы. Махсус дәвалаудан башка бу авырулар үлемгә китерә. Ракны төрле хроник авырулар, дөрес тукланмау, алкогольне күп куллану, тәмәке тарту, тәртипсез җенси тормыш китереп чыгара һәм ул нәселдән килергә мөмкин.
Рак ничек барлыкка килә соң? Кеше организмында даими рәвештә миллиардлаган күзәнәк бүленеп чыга һәм үлә, болар барысы да алар тарафыннан контрольдә тотыла һәм көйләнә. Аерым очракларда, мисал өчен, хроник авырулар вакытында боларда үзгәрешләр булырга мөмкин. Күзәнәкләр мутациягә дучар була, аларның юкка чыгу процессы бозыла. Күзәнәкләр тышчасында махсус танып-белү рецепторлары югала һәм организм аларны күрми башлый, шуннан соң контрольсез үсеш башлана. Ягъни, рак еш кына даими көрәш барган, күпләгән күзәнәкләр үлгән һәм барлыкка килгән ялкынсынган органда килеп чыга. Хәтта ашказаны җәрәхәте дә ракка китерергә мөмкин.
Аналык муенсасының еш ялкынсынуы да рак авыруы китереп чыгарырга мөмкин, ә тәмәке тарту, мәгълүм булганча, еш кына бронхитка, ә ул, үз чиратында, үпкә рагына китерә.
Без сәламәт тормыш рәвеше алып баруның никадәр мөһим булуын яхшы аңлыйбыз, әмма һәрвакытта да бу кагыйдәләрне үтәмибез. Дөрес тукланырга кирәклеге, тәмәке тартуның зыяны турында барлык массакүләм мәгълүмат чараларында язалар, шулай да күпләр бу таләпләрне игътибарга да алмый.
Бүген ракны башлангыч стадиядә ачыклауга күп кенә төрле медицина программалары юнәлдерелгән. Яман шеш авыруларын вакытында ачыклау өчен ел саен флюорография, гинеколог тикшерүе үтәргә, стоматологка барырга, 35 яшьтән узган сау-сәламәт хатын-кызга – елга ике тапкыр маммография ясарга, маммологка даими барырга кирәк. Ир-атларга сидек-җенес системалары авырулары уңаеннан вакытында табибка мөрәҗәгать итәргә, соң булганчы дәваларга киңәш ителә. Халыкка диспансеризация үткәрү программасы да яман шеш авыруларын башлангыч стадиядә ачыклауга юнәлдерелгән, шуңа күрә һәркем бу мөмкинлектән файдаланырга тиеш.
Һәм, иң мөһиме, шуны истә тотарга кирәк – күпчелек очракта авыруны башлангыч стадиядә дәвалап була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа