Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлекне саклау

Журналист булырга хыялланган, әмма медицинаны сайлаган

2000 елдан башлап, ел саен сентябрьнең икенче шимбәсендә Бөтендөнья беренче медицина ярдәме күрсәтү көне билгеләп үтелә. Ашыгыч медицина ярдәме фельдшеры Чәчкә Миндубаева бу вазифада алтынчы ел эшли.


Ул хастаханәгә 2007 елда Казан медицина көллиятен тәмамлаганнан соң килә. Беренче елларда баш табиб урынбасары кабул итү бүлмәсендә шәфкать туташы булып эшли. Икенче декрет ялыннан соң эшкә фельдшер булып чыга.  

– Мин балачактан журналист булырга хыялландым, –  дип сөйли Чәчкә Илһам кызы. – Әмма югары сыйныфларда медицина хезмәткәре булырга уйладым. Әнием Кәүсәрия Һади кызы да бу һөнәрне сайларга киңәш итте. Бу һөнәрне сайлавыма бер дә үкенмим. Кешеләр белән эшләргә, алар белән аралашырга, аларга ярдәм итәргә яратам.  Без поликлиникада авырулар гына кабул итеп калмыйбыз, авылларга да чыгабыз. Алар күбесенчә операциядән соң авырулар, йөрәктә ишемия авыруы булган, йөрәк авыруыннан интегүче кешеләр. Шулай ук безгә төрле җәрәхәтләр, ашказаны-эчәклек органнарындагы тайпылышлар, неврология һәм башкалар белән мөрәҗәгать итәләр. Без аларга табибка кадәр ярдәм күрсәтәбез. Кискен авыруларга чыгучы ашыгыч ярдәм  күрсәтүчеләрдән безнең бурычның аермасы шунда. Минем пациентларым – олы яшьтәге кешеләр генә, көненә уртача биш чакыруга чыгабыз, – дип билгеләп үтте Чәчкә Миндубаева. 

Ире Ильяс белән бергә ул ике бала тәрбияли, уллары Искәндәр җиденче сыйныфта һәм кызлары  Нәргизә беренче сыйныфта укый. Буш вакытларында татар милли ризыкларын пешерергә ярата.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса