Питрәчтә милли көрәш буенча ярышлар узачак
Чаралар ТРның күренекле спорт эшлеклеләре истәлегенә багышланган
29 мартта «Мишә» универсаль-спорт залында ир-атлар арасында ТР атказанган спорт мастеры Рафаэль Сафиуллин истәлегенә багышланган "Көрәш" ХХV ачык турниры була. Көрәшчеләр биш авырлык категориясендә көч сынашачак. Ярышлар 10 сәгатькә башлана.
19 апрельдә, шул ук залда ТР физик культура һәм спорт отличнигы Илшат Шәфигуллин истәлегенә багышланган икенче турнир узачак. Бу турнирда 2007-2008, 2009-2010 елгы яшүсмерләр, шулай ук 2011 елгы һәм аннан яшьрәк спортчылар катнашачак. Катнашучылар дүрт авырлык категориясендә көч сынашачак. Ярышлар шулай ук сәгать 10 да башлана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа