Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Атказанган спорт мастеры истәлегенә

Милли көрәш Март ахыры апрель башында КДЮСШ спорт залында һәркөнне диярлек спортчылар, җанатарлар килде. Монда берничә спорт төре буенча ярышлар үтте. Милли көрәш һәм армспорт буенча күп тапкырлар республика чемпионы, Татарстан Республикасының атказанган спорт мастеры һәм армспорт буенча Россия Федерациясе спорт мастеры Рафаэль Сафиуллин истәлегенә багышланган татар-башкорт спорт көрәшеннән ачык...

Милли көрәш

Март ахыры апрель башында КДЮСШ спорт залында һәркөнне диярлек спортчылар, җанатарлар килде. Монда берничә спорт төре буенча ярышлар үтте.
Милли көрәш һәм армспорт буенча күп тапкырлар республика чемпионы, Татарстан Республикасының атказанган спорт мастеры һәм армспорт буенча Россия Федерациясе спорт мастеры Рафаэль Сафиуллин истәлегенә багышланган татар-башкорт спорт көрәшеннән ачык турнир быел унөченче тапкыр үткәрелә.
Әлеге традицион турнирга һәрвакыттагыча зал тутырып кеше килде, келәмгә йөздән артык көрәшче чыкты. Ярышка безнең барлык танылган көрәшче һәм тренерлар килгән. Алар үз вакытында Рафаэль белән бергә район җыелма командасы составында район данын яклаган Иван Баширов, Рөстәм Гыйниятов, Михаил Чернов, Вакыйф Тимербаев, Заһретдин Шәйхетдинов, абыйлы-энеле Рәис һәм Рәшит Сафиуллиннар һәм башка бик күпләр. Шулай ук турнирда күрше районнардан һәм Казаннан берничә көрәшче катнашты.
Турнирны ачу тантанасында көрәшче һәм җанатарларны район башлыгы Шәйхулла Насыйбуллин сәламләде. Ул үз чыгышында түбәндәгеләрне ассызыклады: "Балалар һәм яшьләрнең спорт белән ныклап шөгыльләнә башлавы, күп кенә спорт секцияләре эшләве куанычлы хәл, ирешкән уңышлар да сөендерә. Соңгы елларда милли көрәш үз позициясеннән калышты. Элекке данын кайтару өчен тырышып эшләргә туры киләчәк. Бүген барыгызга да матур спорт көрәше һәм уңышлар телим.
Рафаэльнең әнисе - Әминә Сафиуллинага көрәшчеләр исеменнән чәчәкләр бәйләме, истәлекле бүләк тапшырылды.
Тантанадан соң ике көрәш келәмендә бил алышлар башланды. Башта келәмгә яшүсмерләр чыкты. Алар яшүсмерләр дәрте белән көрәште, яхшы гына көрәш техникасы күрсәтте. Яшүсмерләр арасында җиңүчеләр (1996-1998 елда туганнар): Айнур Бикчәнтәев (Күн, 40 килограммга кадәр үлчәү категориясе), Айнур Юнысов (Татар Казысы, 45 килограммга кадәр), Самат Мөхәммәтшин (Кибәк Иле, 50 килограммга кадәр), Рамил Ильясов (Күн, 55 килограммга кадәр), Рамил Мифтахов (Күн, 60 килограммга кадәр), Ранис Хәмидуллин (Шәле, 65 килограммга кадәр), Илгиз Кәримов (2 нче мәктәп, 70 килограммга кадәр), Айрат Миннебаев (Шәле, 70 килограммнан югары). Командалар зачетында Рафаэль Сафиуллин исемендәге кубокны һәм 1 нче урынны Шәле командасы яулады, 2 нче урында - 2 нче мәктәп, өченче - Күн мәктәбе командасы.
Ир-атлар биш үлчәү категориясендә көрәште. Монда 1 нче урынны түбәндәге көрәшчеләр алды: Александр Чернов ("Ак Барс-Питрәч" агрофирмасы" ҖЧҖ, 60 килограммга кадәр), Алмаз Садриев ("Ак Барс" кошчылык комплексы" ААҖ, 70 килограммга кадәр), Рамил Юсупов ("Ак Барс" кошчылык комплексы" ААҖ, 80 килограммга кадәр), Марат Сафин ("Рацин-Шәле" ҖЧҖ, 90 килограммга кадәр), Фәрхәт Фәйзуллин ("Ак Барс-Питрәч" агрофирмасы, 90 килограммнан югары). Монда команда зачетында (барлыгы 9 команда) кошчылык комплексы көрәшчеләре җиңү яулады, 2 нче урында - "Ак Барс-Питрәч" агрофирмасы командасы, 3 нче - шәлеләр.
Җиңүче командага кубок белән бергә төп приз сыйфатында тәкә тапшырылды. Традиция буенча абсолют батыр Фәрхәт Фәйзуллинга дә тәкә тапшырдылар.
Барлык җиңүче һәм призерларга грамоталар, Рафаэль Сафиуллин сүрәте төшерелгән медаль, истәлек бүләкләре тапшырылды. Турнирны оештыручылар барлык спонсорларга матди ярдәм күрсәткән өчен рәхмәт белдерде.
Армспорт
Бер үк вакытта Рафаэль Сафиуллин истәлеге призына армспорт буенча ярышлар үтте.
Ярышлар кызлар һәм егетләр арасында барды. Җиңүчеләр: Алина Носкова (Богородск, 60 килограммга кадәр), Гүзәл Һидиятуллина (Богородск, 60 килограммнан югары), Фәнил Гыйниятуллин (Шәле, 50 килограммга кадәр), Антон Фирсов (1 нче мәктәп, 55 килограммга кадәр), Вадим Макаров (1 нче мәктәп, 70 килограммнан югары), Тимур Зарипов (2 нче мәктәп, 60 килограммга кадәр) һәм Рамил Закиров (Ленино-Кокушкино, 70 килограммга кадәр).
Гомумкоманда зачетында 1 нче мәктәп командасы 1 нче урында, 2 нче урында - шәлелеләр, 3 нче урында - 2 нче мәктәп спортчылары.
Баскетбол
Спортзалда яшүсмерләр арасында Питрәч КДЮСШ призына баскетбол буенча традицион ачык турнир үтте. Мәйданчыкка алты команда чыкты: Казан-1, Казан-2, Буа, Арча, Иске Шигали һәм Питрәч районы җыелма командасы. Уеннар әйләнеш системасында үтте, һәр команда үзара уйнады. Нәтиҗәдә, барлык уеннарда җиңеп, "Казан-1" командасы 1 нче урын яулады. Өч команда сигезәр очко җыйды. Керткән һәм кертелмәгән тупларны санарга туры килде. Алардан соң башка призерлар билгеләнде. Буа командасы (+10) - 2 нче урында, өченче - питрәчлеләр (+3) һәм дүртенче - "Казан-2" (-4).
Волейбол
ике көн дәвамында монда район мәктәпләре һәм 93 нче һөнәри лицей командалары арасында волейбол буенча район беренчелеге үтте. Барлыгы 9 команда катнашты. Беренче көнне кызлар ярышты. Алар ике подгруппада уйный башлады. Җиңүчеләр төп финалга чыкты. Икенче урын алган командалар өченче призлы урын өчен уйнады. Монда 93 нче һөнәри лицей командасы Пановка командасын 2:0 исәбенә җиңеп, барлык уеннар партияләрдә ике җиңүгә кадәр барды, 3 нче урын яулады.
Финал матчында 1 нче мәктәп кызлары Ленино-Кокушкино командасын 2:0 исбенә җиңеп, чираттагы тапкыр район чемпионнары булды.
Егетләр арасында финал группасына өч команда чыкты: Янсуар, 1 нче мәктәп һәм 93 нче һөнәри лицей. Янсуар авылының яшь волейболчылары матур уен күрсәтте. Көндәшләрен ике матчта да 2:0 исәбенә җиңеп, чемпион калдылар. 1 нче мәктәп командасы шундый ук исәп белән 93 нче һөнәри лицей командасын җиңеп, 2 нче урын яулады, өченче урында - 93 нче һөнәри лицей.
Гомумкоманда зачетында 1 нче урында - 1 нче мәктәп җыелма командасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X