Иң яхшы атучылар – кощаклылар
Оборона-массакүләм эш айлыгы кысаларында ДОСААФ спорт залында Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов призларына пневматик винтовкадан ату буенча егетләр һәм кызлар арасында традицион район беренчелеге узды.
Ярышларда район мәктәпләреннән 8 команда катнашты. Һәр команда составында икешәр егет һәм кыз чыгыш ясады. Ярыш нәтиҗәләре буенча шәхси һәм команда зачетында җиңүчеләр билгеләнде.
Кызлар арасында Кощак авылыннан Динара Идиятова район чемпионы булды, өченче урынны әлеге команданың тагын бер вәкиле – Алина Пашевкина яулады. Икенче урында Чытыдан Инзилә Фатыйхова. Инзилә һәм Динара бер үк санда балл җыйдылар. Өстәмә күрсәткечләр буенча Динара көндәшен узып китте.
Егетләр арасында иң югары урынга Чытыдан Тимур Постаромов лаек булды. Икенче урында -Илдар Енилеев, өченчедә - Матвей Мотягин (икесе дә Кощактан).

Гомумкоманда зачетында беренче урында кощаклылар, икенче урында – Чыты, өченче урында -Колай.
Алга таба урыннар түбәндәгечә билгеләнде: 4. Беренче мәктәп, 5. Питрәч интернат мәктәбе, 6. Ленино-Кокушкино, 7. Иске Шигали, 8. Икенче мәктәп.
Бүләкләрне тапшырганнан соң ДОСААФ идарәсе рәисе Илдар Бикмөхәммәтов кыскача йомгак ясады:
Безнең төп максатыбыз - егетләрне армия хезмәтенә әзерләү һәм республика ярышларында катнашу өчен район командасын сайлап алу. Бу юлы, һәрвакыттагыча, кощаклылар, колайлылар үзләрен яхшы яктан күрсәттеләр. Чыты командасын да билгеләп үтәсем килә. Чөнки бу мәктәптә нибары 15 бала гына укуына карамастан, укытучы Мөхәммәтнур Галәветдинов аларны ярышка яхшы әзерли алган. Әйтергә кирәк, кайбер командалар үз позицияләрен бирде, кайберәүләр ярышларда катнашуга салкын карый, - дип билгеләп үтте ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа