Авыл яшьләре арасында мини-футбол буенча район чемпионатының икенче туры тәмамланды
Лидерлыкка өч команда чыкты, алар ике матчта да җиңеп, алтышар очко җыйдылар.
Алар: узган елгы чемпионны 5:2 исәбенә җиңгән "Олимп", "Легион"ны 5:2 исәбенә җиңгән "Арсенал" һәм "Фортуна"ны 4:3 исәбенә җиңгән «Аякс». "РедБулл" "Спортинг"ны - 7:0, "Барса" комнадасы "Феникс"ны 8:3 исәбенә тар-мар итте. Ниһаять, "Дормунд" командасы "Энергия"не 2:1 исәбенә җиңде.
Алексей Ивановский ("Олимп") иң яхшы снайперлар исемлеген җитәкләде, ул ике уенда көндәшләрнең капкасына биш туп кертте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа