Авыл яшьләре арасында район чемпионатының икенче әйләнеш уеннары башланды
Бу атнадан башлап уеннар сишәмбе, чәршәмбе, пәнҗешәмбе һәм җомга көннәрне уза.
Шуңа күрә кайбер командаларга бер атнага 2-3әр уен үткәрергә туры килә.Турнир таблицасының беренче рәтендә элеккечә "Виктория" командасы, ул "Феникс"ны 13:4 исәбендә тар-мар итте. Лидерлар 11 уеннан соң 33 очко җыйдылар. Узган ел чемпионы "Олимп" лидердан ун очкога калыша һәм дүртенче урында тора. Башта алар "Скиф" белән уйнадылар (3:3), ә аннары "Арсенал"га 2:4 исәбендә оттырдылар. Ә узган елда исә "Олимп" бары тик ике уенда гына тигез исәпкә уйнап, бер уенда да җиңелмәде, быел аның исәбендә инде өч җиңелү. Икенче урында "Аякс" килә, ул "Спарта"ны - 11:0 һәм "Триумф"ны - 9:4 исәбе белән җиңде. "Аякс" командасы 30 очкога ия. Турнирда беренче җиңүгә "Спарта" иреште, ул "Аврора"ны 7:6 исәбендә җиңде. Башка матчлар алдагы тәртиптә төгәлләнде: "Легион" - "Триумф" - 4:5, "Титан" - "Аврора" - 6:3, "Феникс" - "Арсенал" - 0:10, "Скиф" - "Титан" - 7:2. Һөҗүмчеләр арасында лидерлар: Николай Парфенов ("Титан") - 29+8, һәм Артем Утяганов ("Виктория") - 25+12. Аларның исәбендә дә 37шәр балл.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа