Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Спорт

Авыл яшьләре арасында волейбол буенча икенче район чемпионаты старт ала

Уеннар, элеккечә үк, якшәмбе көннәрендә икенче мәктәпнең спорт залында узачак.

Икенче чемпионатта, беренчедәге кебек үк, 9 команда катнашачак. Бу -  «Олимп»,  «Спортинг» (Питрәч авылыннан) «Легион»,  «Шали» (Шәле авылыннан), «Кобяково»,  «Богородское», «Кулаево», «Янцевары»  һәм «Ленино-Кокушкино» командалары, - дип сөйли турнирны оештыручыларның берсе Роман Филиппов. 

Кызганыч, Питрәч авылыннан ике команда чемпионаттан төшеп калды. Сүз район чемпионы «Виктория» һәм «Юнион» турында бара. Шул ук вакытта турнирга ике яңа команда - «Шали» һәм «Ленино-Кокушкино» кушылды.
Башта командалар бер әйләнешле турнир үткәрәчәкләр. Аннары плей-офф сериясендә беренче сигез команда чемпионны һәм призерларны билгеләячәк. Плей-офф уеннары бер команданың ике җиңүенә кадәр барачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: спорт Сәламәт яшәү рәвеше