Балык кап, яр өстендә ялтырап ят!
Пановкада балык тоту буенча ачык ярышлар узды, анда утызга якын балыкчы катнашты. Турнир инде бишенче тапкыр үткәрелә. Җиңү өчен һәр катнашучыга җитезлеген һәм осталыгын күрсәтергә кирәк иде.
Бу буада күп төрле балыклар бар, диләр. Монда сазан, карп, елец, алабуга, ташбаш, чабак балык, сагалак, һәм, әлбәттә инде, табан балык тотарга була. Шулай ук, гадәттә, көчле агымлы елгаларда яши торган кушбаш балыгын да очратырга мөмкин.
Ярышлар көнендә иртәдән үк елга яр буе катнашучылардан шаулап торды, жирәбә салынды, номерлар таратылды һәм, ниһаять, старт бирелде.
Ярыш шартлары буенча, һәр катнашучының бер кармак белән генә балык тотарга хокукы бар иде. Җиңүче һәм призерлар тотылган балык авырлыгы буенча билгеләнде, шуңа күрә ярышта катнашучылар, вакытны бушка сарыф итмичә, тизрәк кармак салырга ашыкты.
Кемдер зур балык тотарга һәм шунда ук лидер булырга ниятләнде. Әмма, алга китеп шуны әйтергә кирәк, бу көнне балыкчыларга табан балык кына эләкте шул, ә алар, гадәттә, зур булмый.
Иң кечкенә конкурсант Арсений Алексеевка нибары 10 яшь, ә иң олысы – Шәле турнирының узган ел чемпионы, 73 яшьлек Владимир Аверьянов иде.
- Мин инде күптәннән балык тотам, - ди Казаннан ун яшьлек Арсений Алексеев. - Мине монда әтием алып килде, һәм мин бу ярышларда бик теләп катнашам, балык та яхшы эләгә, - дип билгеләп үтә ул.
Балыкчылар арасында гаиләләре белән килгәннәр дә булды - Питрәчтән әтиле-уллы Роман һәм Павел Пушковлар әлеге ярышларда шулай ук беренче тапкыр катнашалар.
- Пановкада шундый турнир узачагын белгәч, мин шунда ук балык тоту өчен кирәк-яраклар әзерли башладым, - ди кече Пушков. - Мин елның теләсә кайсы фасылында балык тотарга яратам, бигрәк тә кышын Камада, анда зур балыклар эләгә. Әлегә мин тоткан иң зур балык – килограмм ярымлы сазан. Әлбәттә, буаларда, күлләрдә һәм Мишәдә балык тотарга яратам.
Шул арада балыкчыларның савытлары тула башлады. Һәр тотылган балык алтын бәясе, чөнки барын да граммнар хәл ителә ала. Шуңа күрә һәр балыкчы игътибарын бер ноктага юнәлткән.
Казаннан кайткан кунак Руслан Сафиуллин - “Әйдә балыкка!” һәвәскәр балыкчылар төркеме администраторы.
- Без турнир турында массакүләм мәгълүмат чараларыннан белдек һәм катнашырга булдык. Без барлыгы биш кеше, иртәдән үк монда, җирлекне, буаны карадык, ул бит безгә таныш түгел, шуңа күрә безнең өчен җирле буаның серләрен белү мөһим, - ди тәҗрибәле балыкчы.
Ә ярның икенче ягында бәйрәм гөрләде, биредә оештыручылар төрле чаралар оештырдылар. Җирле кешеләр һәм авыл кунаклары көймә, катамаран, байдаркаларда йөрде, шулай ук су коендылар, төрле уеннарда, конкурсларда катнаштылар. Җирле артистлар үзләренең иҗади номерлары белән чыгыш ясадылар.
Надежда Игнатьева һәм Нина Гайфуллина Казаннан туганнарына кунакка кайтканнар.
- Әлбәттә, без мондый мөмкинлекне кулдан ычкындырмадык, концерт та карыйбыз, балыкчыларны да күзәтәбез. Бигрәк тә мондагы табигать, саф һава сөендерә, - диләр алар.
Ә менә Баскаковлар гаиләсе күрше Урывкино авылыннан килгән.
- Безгә дә монда ошый, - ди Анастасия, - балалар - дүрт яшьлек Матвей һәм тиздән ике яше тулачак Василиса бигрәк тә шат. Алар катамаранда йөриләр һәм саф һавада уйныйлар.
Шул арада балык тоту өчен билгеләнгән дүрт сәгать тәмамланды һәм судьялар нәтиҗәләр ясады. Беренче урынны Казаннан Алексей Антонов алды (тотым авырлыгы 2415 грамм).
- Җиңүемә шатмын. Оештыручыларга рәхмәт, миңа бар да бик ошады. Мин Бөтенроссия кышкы һәм җәйге ярышларда да күп тапкырлар катнаштым, шуңа да ахыргача көрәшергә ияләнгән. Максатчанлык монда да кирәк булды, - дип тәэсирләре белән уртаклашты ул.
Икенче урынны Питрәчтән Владимир Аверьянов алды, аның нәтиҗәсе - 2350 грамм. Өченче урында тагын бер Казан спортчысы Марсель Шиһабетдинов, ул 1570 грамм балык тота алды.
Ярышларны оештыручылар һәр призерга файдалы бүләк – балык тоту җайланмалары тапшырды.
Тотылган барлык балык үлчәгәннән соң кире суга җибәрелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа