«Барса» командасы лидерлыкны бирми
Авыл яшьләре арасында мини-футбол буенча район беренчелегенә чираттагы бишенче тур уеннары узды. Рәттән биш җиңү яулап, бу юлы “Спортинг”ны 4:2 исәбе белән отып, турнир таблицасында Питрәчнең “Барса” командасы алда бара.
Барлык уеннар да киеренке көрәштә узды, хәзер һәр очко кадерле.
Турнирда беренче җиңүне “Спортинг” яулады, ул “Аврора”ны 2:1 исәбенә отты. «Легион» һәм “ТатХод” командалары уенны 2:2 исәбе белән тәмамлады. “Аврора” “Френдшип”ны 3:1 исәбе белән җиңде. Соңгылары 0 очкога ия. “Арсенал” “Олимп”ны шундый ук исәпкә отты.
Турның башка уеннары түбәндәгечә тәмамланды: “Аякс” - “МанСити” - 5:3, “Атлетико” - “Стар” - 2:0. Шул рәвешле, турның барлык җиңүләре ике туп аерма белән булды.
Турнир таблицасында 15 очко “Барса” алда бара, икенче һәм өченче урыннарны 10шар очко җыйган, шул ук вакытта дүртәр уен гына уздырган “Виктория” һәм “Аякс” командалары бүлешә.
Бомбардирлар исемлегендә беренче урында Артем Утяганов (“Виктория”) бара, ул гол+пас системасы буенча 21 балл (14+7) җыйды, икенче урында Алексей Ивановский (“Стар») – 12 (9+3), өченче урында Валерий Бирюков (“Барса”) – 8 (8+0).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа