Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Спорт

Баскетбол. Республикада – дүртенче

Республика ярышларында беренчеләрдән булып баскетболчылар старт алды, инде яшүсмер малайлар һәм кызлар арасында Татарстан беренчелегенә уеннар уза.

Республика мондый беренчелекләренең берсе 28 сентябрьдән 1 октябрьгә кадәр Питрәч балалар, яшүсмерләр комплекслы спорт мәктәбендә үтә, паркетка кызлар командалары чыгачак. Шулай ук 30 сентябрьдә яшь хоккейчылар старт алачак, шушы ял көннәрендә "Пестрецы-2006" командасы Татарстан беренчелеге кысаларында, "Питрәч-Арена" боз сараенда Ижевсктан киләчәк көндәшләре белән уйнаячак.

Түбән Камада 2003-2005 елгы егетләр арасында баскетбол буенча Татарстан беренчелеге узды, анда республиканың унбер командасы катнашты.

Безнең район җыелма командасы (тренер Илгизәр Гыйләҗев) үз төркемендә Әлмәт командасын - 63:23, Менделеевск командасын - 71:18 исәбе белән җиңде һәм Казан "Уникс-Юниор" командасына - 37:81 исәбендә җиңелде.

Ярышлар ярымфиналында безнең егетләр мәйдан хуҗалары белән уйнады һәм аларга 25:72 исәбе белән оттырдылар, нәтиҗәдә, питрәчлеләргә 4-6 урыннар өчен уйнарга туры килде. Монда Илгизәр Гыйләҗев тәрбияләнүчеләре Зәй командасын - 47:24, Яр Чаллыны - 70:59 исәбе белән җиңделәр һәм гомум дүртенче урынны алдылар.

Беренчелекнең җиңүчеләре булып хуҗалар, Яр Чаллыдан булган яшь баскетболчылар саналды, икенче урында - "Уникс-Юниор" һәм өченчедә - Казан Вахитов районы.

Районнар арасындагы финал уены да биредә узды, кызганыч, монда безнең егетләр Алексеевск командасына 38:50 исәбе белән җиңелделәр һәм икенче урынны алдылар.

Әлеге ярышларда безнең район данын 2 нче мәктәптән яшь баскетболчылар һәм Кощактан бер уенчы яклады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: спорт баскетбол