«Бездә яшьләргә һәр җирдә юл ачык»
Шәледә һәвәскәр балыкчы Миңнулла Шәмсетдинов истәлегенә балык тоту буенча традицион турнир узды. Буа яры буена балык тотарга яратучылар һәм җанатарлар җыелды. Турнирда барлыгы 27 балыкчы катнашты, алар арасында яшүсмерләр һәм яшьләр дә бар иде. Бу инде кышкы һәм җәйге балык тоту серләрен яхшы белгән танылган балыкчы хөрмәтенә үткәрелгән өченче турнир. Ярышлар елдан-ел популярлаша, катнашучылар саны арта бара.
Тантаналы ачылыш һәм жирәбә салганнан соң катнашучылар балык тотарга керештеләр.
Ярышлар көнендә һава торышы бик шәп, чын җәйге көн булды. Әмма балык кына эләгергә теләмәде, ә бит монда алар аз түгел. Балыкчыларның сүзләренә караганда, балыкның начар чиртүенә һава шартларының һәм атмосфера басымының кискен үзгәрүе йогынты ясый.
Шулай да балыкчыларның тәҗрибәсе өстенлек алды, беренче балык озак көттермәде, Казаннан килгән кунак Алексей Грачев алабуга тартып чыгарды һәм моның өчен приз – кармак өчен катушка алды.
- Мин Миңнулла абыйны искә алу өчен ярышларга килдем, аның белән шәхсән таныш түгел идем. Дусларым сүзләреннән, аның бик яхшы балыкчы булуын белдем. Мин үзем спиннинг белән балык тоту белән мавыгам, шулай ук мин кармакка да балык тотарга каршы түгел, - диде Алексей.
Быел беренче тапкыр хатын-кыз - Гөлнара Абдрахимова да катнашты.
- Мин балык тоту белән күптән түгел генә мавыга башладым, бу гаҗәеп матур ялга мине, ирем Ирек җәлеп итте, ул үзе дә оста балыкчы. Без, гадәттә, Ык елгасында, Менделеевский янында балык тотабыз, без анда яшибез һәм эшлибез. Иремнең туган ягына турнир булачагын белгәч кайттык, - диде Гөлнара.
Ике сәгать бик тиз үтеп китте, тотылган балыкларны үлчәр вакыт килеп җитте. Балык бик әйбәт эләкмәгәч, барысын да граммнар хәл итте.
Яшь егетләр тәҗрибәле балыкчылар белән бергә ярыштылар һәм көтелмәгән җиңүне унике яшьлек Ильяс Мөхәммәтҗанов яулады.
- Мин үзем буадан ерак яшәмим, монда дусларым белән еш кына балык тотарга йөрим, - дип сөйләде җиңүче, - бүген миңа бәхет елмайды, тәҗрибәле балыкчы Ирек абый белән янәшә туры килдем, аннан күп нәрсәләргә өйрәнергә өлгердем. Мин җиңүемә бик шат һәм оештыручыларга яхшы бүләкләр өчен дә рәхмәтлемен.
Икенче урында тәҗрибәле балыкчы Ирек Абдрахимов, өченче урында – җиңүчедән бер яшькә генә олырак Дәниф Шәмсетдинов.
Шулай ук катнашучылар арасында төрле конкурслар да үткәрелде.
Спиннингчылар бәйгесендә Илнар Мөхәммәтшин җиңде, ә «төгәл эләгү» бәйгесендә Инсаф Гатиков. Җиңүчеләргә һәм призерларга гына түгел, ә иң өлкән катнашучы җитмеш ике яшьлек питрәчле Вазыйх Вәлитовка, яшь балыкчылар Азат Гыймадиев, Әлфис Зәйнуллинга һәм Рөстәм Әхмәтҗановка бүләкләр тапшырдылар
Барлыгы 15 приз тапшырылды, турнирның спонсоры «Все для рыбалки» кибете булды, ул Питрәчтә Механизаторов урамында, 2Б йортта урнашкан, анда сез җәен һәм кышын балык тоту җайланмалары сатып ала аласыз. Шулай ук Миңнулла абыйның уллар, Рамил һәм Рәдиф, аның кияве Илнур, Ирек Абдрахимов, район спорт мәктәбе һәм район газетасы редакциясе ярдәм күрсәтте.
Ярышлардан соң барлык катнашучыларны да хуш исле уха, пылау, кайнар чәй һәм Миңнулла абыйның хатыны Мөршидә апа пешергән традицион зур бәлеш көтә иде.
Реклама хокукында
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа