Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Спорт

Безнең хоккейчылар өченче урын өчен уйнаячак

Питрәч хоккейчылары хоккей буенча һәвәскәр лига беренчелегендә кабат күршеләрне җиңә алмады, ә менә футбол буенча чемпион инде мәгълүм дияргә була.

 

ХОККЕЙ. БЕЗНЕКЕЛӘР КАБАТ ТЕЛӘЧЕЛЕЛӘРГӘ ОТТЫРДЫ

“А” дивизионында ПЛХЛ беренчелегенә плей-офф сериясендә “Питрәч” һәм “Теләче”  командалары арасындагы икенче матч кабат “Питрәч”-“Арена”  бозында үтте. Исегезгә төшерәбез, беренче уенда ике җиңүгә кадәр  сериядә теләчелеләр  көчлерәк булды, 5:2 исәбе белән җиңделәр.

Икенче уен күп нәрсәне хәл итте, питрәчлеләрнең югалтыр нәрсәләре юк иде, алар хәтта уен формасын да үзгәртеп карадылар, бозга яшел футболкалардан чыктылар.

Безнең хоккейчылар  уенны бик көчле башлады, тиздән Рамил Исхаков  исәпне ачты, аннары Сергей Мошков  исәпне арттырды. Мондый башлангыч күңелдә өмет уятты. Әмма теләчелеләр  җиңелергә теләмәде, период ахырында  алар  бер алка кертте.

Икенче период  кабат һөҗүмнән башланды, һәм Сабир Янов  көндәшләр капкасына өченче алканы кертте. Шуннан соң питрәчлеләр уены җайга салынды, теләчелеләр  рәттән өч алка кертте һәм алга чыктылар. Иң ахырда гына Раил Арсланов исәпне тигезли алды. Шуннан соң питрәчлеләрнең өч тапкыр алга чыгу мөмкинлеге булды, әмма  кунаклар капкачысы зур осталык күрсәтте, безнекеләргә гол кертү мөмкинлеге калдырмады.

Уен 4:4 исәбе белән тәмамланды, регламент буенча  җиңүчене ачыклау өчен  судьялар  буллитлар билгеләде. Кызганыч, монда  көндәшләр көчлерәк булып чыкты, алар бу уенны, серияне үз кулларына алды.

Хәзер питрәчлеләр бары тик өченче урын өчен генә уйнаячак, алар “Тимерхан” һәм “Идел” командалары арасындагы сериядә җиңелүче команда белән очрашачак. Әлегә монда “Идел” командасы алда бара, ул серия 1:0 исәбе белән бара.

Питрәчлеләр кабат  теләчелеләрне җиңә алмады, соңгы елларда безнең хоккейчылар өчен алар  уңайсыз көндәшләргә әверелде – очрашулар күп булды, ә җиңү бер тапкыр гына. Хәзер инде өченче урын өчен үтәчәк уеннарны көтәргә кала.

Шулай ук авыл яшьләре арасындагы даими беренчелек тәмамланды. Ачык турнирда  барлыгы ун команда катнашты, алар  бер әйләнеш үзара уеннар үткәрде.

Нәтиҗәдә,  беренче урынны “Питрәч-2” командасы яулады, алар егерме очко туплады. Икенче урында – теләчелеләр, шулай ук  алар да егерме очко туплады. Калган командалар түбәндәгечә урнашты: 3. Кощак – 19 очко, 4. “Соболь” (Питрәч) – 18 очко, 5. Күн – 14 очко, 6. Шәле – 14 очко, 7. Татар Тау Иле – 11 очко, 8. Пимәр – 11 очко, 9. “Беркут” (Татар Казысы) – 3 очко, 10. Ленино-Кокушкино – 3 очко (очколар тигез булганда үзара уеннар исәпкә алына).

Беренче урыннан сигезенче урынга кадәр урын алган командалар плей-офф сериясендә ике уен үткәрәчәк,  алар нәтиҗәләре буенча 2017-2018 ел сезонының район чемпионы билгеләнәчәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса