Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Бил алыша егетләр

Балалар-яшүсмерләр комплекслы спорт мәктәбендә традицион XIV турнир үткәрелде. Ул Татарстан Республикасының милли көрәш буенча атказанган спорт мастеры һәм Россия Федерациясенең армспорт буенча спорт мастеры Рафаэль Сафиуллин истәлегенә багышланган иде.

Районның иң көчле көрәшчеләре бу көнне КДЮСШ спорт залына җыелды. Келәмгә 150 дән артык көрәшче чыкты. Казан көрәшчеләре дә приз яулау өчен килгән иде. Монда шулай ук Лаеш, Биектау районнары спортчылары да бар иде.
Егетләр арасында 1998-2000 елда туганнар көч сынашты. Районның 16 мәктәбеннән яшь көрәшчеләр һәм 10 нан артык ир-атлар командалары уйнады. Турнирга шулай ук күп кенә танылган көрәшчеләр һәм тренерлар килде. Алар үз вакытында Рафаэль белән бергә район җыелма командасы составында район данын яклаган, республика һәм Бөтенроссия ярышларында көч сынашкан.
Турнирга Рафаэльнең әнисе Әминә апа да чакырулы иде. Тормыш иптәше Венера ханым, уллары, киленнәре, оныклары да шушында иде. Ярышка район хакимияте вәкилләре дә килде.
Турнирны ачу тантанасында район башлыгы урынбасары Руслан Камалов көрәшчеләргә истә калырлык алышлар, район данын лаеклы яклауларын теләде. Аннары Әминә апага чәчәкләр бүләк итте.
Бу көнне танылган көрәшчеләр дә, тренерлар да чыгып сөйләде. Иван Баширов белән Гайнетдин Мөхәммәдиев Рафаэльнең көрәшче юлы турындагы истәлекләре белән уртаклашты (безнең данлыклы көрәшчегә исән булса, 55 яшь тулган булыр иде).
Аннары ике көрәш келәмендә мавыктыргыч бил алышлары башланды. Аларны традиция буенча, яшь көрәшчеләр ачты. Малайлар бөтен көчләрен биреп көрәште. Финал алышларына якынлашканда иң көчлеләр билгеле иде инде.
Үз үлчәү категорияләрендә җиңүчеләр исемнәрен китереп үтәм. Болар: 42 килограммга кадәрге үлчәү категориясендә Лаештан Рифат Харисов, 48 килограммга кадәрге үлчәү категориясендә Күннән Айнур Бикчәнтәев, 54 килограммга кадәрге үлчәү категориясендә Татар Кызысыннан Айнур Юнысов, 60 килограммга кадәрге үлчәү категориясендә коррекция мәктәбеннән Сергей Нигъмәтҗанов, 66 килограммга кадәрге үлчәү категориясендә Лаештан Ирек Кәримов, 72 килограммга кадәрге үлчәү категориясендә Надеждинодан Рөстәм Җәләлиев, 72 килограммнан югарырак үлчәү категориясендә Татар Казысыннан Алмаз Шәйхетдинов.
Команда зачетында 1 нче урынны Күннең яшь көрәшчеләре яулады (тренерлары Фәнис Миңнуллин), 2 нче урында 2 нче мәктәп (тренерлары Михаил Чернов), 3 нче урында Татар Казысы командасы( Азат Хәсәнов).
Ирләр алты үлчәү категориясендә көч сынашты. Биредә бик җитди көрәш барды. Һәрбер бил алышу көрәшчеләрне, тренерларны гына түгел, залда утыручы күпсанлы җанатарларны да киеренкелектә тотты.
Финалга иң тәҗрибәле көрәшчеләр чыкты. Алар үзара призлы урыннарны бүлеште. 60 килограммга кадәрге үлчәү категориясендә "Ак барс-Питрәч" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтән Нәфис Миңнебаев, 70 килограммга кадәрге үлчәү категориясендә "Ак барс" кошчылык комплексыннан Илнур Сәлимов, 80 килограммга кадәрге үлчәү категориясендә шулай ук "Ак барс" кошчылык комплексыннан Рамил Юсупов, 90 килограммга кадәрге үлчәү категориясендә "Рацин-Шәле" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтән Марат Сафин, 100 килограммга кадәрге үлчәү категориясендә "Ак барс-Питрәч" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтән Фәрхәт Фәйзуллин җиңүче булды.
Гомумкоманда зачетында 1 нче урынны "Ак барс-Питрәч" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять көрәшчеләре (команданың капитаны Марсель Сөнгатуллин), 2 нче урынны "Ак барс" кошчылык комплексы һәм 3 нче урынны "Рацин-Шәле" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять көрәшчеләре алды.
Җиңүче командалар - Рафаэль Сафиуллин исемендәге Кубок белән, барлык җиңүчеләр һәм призерлар медальләр һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде.
Традиция буенча җиңүче командага тәкә тапшырылды, җиңүче команданың капитаны аны Әминә апага тапшырды.
Бәйгедә традицион призлардан тыш шәхси бүләкләр дә бар иде. Аларны Рафаэльнең бертуганнары-көрәшчеләр Рәис һәм Рәшит Сафиуллиннарга тапшырдылар.
Әлеге зур бәйгегә спонсорлык ярдәме өчен турнирны оештыручылар район хакимиятенә, "Ак барс" кошчылык комплексына, "Ак барс-Питрәч" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятькә, "Марс" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятькә, Күн авыл җирлегенә, "Росгосстрах", "Наско" оешмаларына рәхмәт җиткерә.
Бәйгедән соң барлык катнашучылар да Кызыл Яшьләр авылына барып, Рафаэль Сафиуллинның каберенә чәчәкләр куйдылар, үзен бер минут тынлык белән искә алдылар.
Әлеге бәйге турында мин атаклы көрәшчеләребез һәм тренерларыбыз Иван Баширов һәм Вакыйф Тимербаевларның фикерләре белән кызыксындым. Алар икесе дә район җыелма командасы әгъзалары, күптапкыр төрле бәйгеләрдә җиңү яулаучылар, үзләре дә күп тапкыр чемпион булганнар.
- Районда өметле көрәшчеләр бар, бигрәк тә яшьләр арасында. Алардан бер дигән чемпионнар ясарга була. Әлбәттә, моның өчен үзләренә дә, тренерларга да күп эшләргә кирәк. Районда мондый турнирлар үткәрелүе бик күңелле күренеш, аларда күрше районнардан һәм Казаннан да көрәшчеләр катнашуы бик тә сөендерә. Без, спорт ветераннарының, бер генә теләге бар - ул да булса, Питрәч көрәшенең данын кайтарасы иде, - диде ветераннарыбыз.
Сүз уңаеннан шуны да әйтеп китәсем килә, татар-башкорт көрәше күптән түгел спорт төрләренең Бөтенроссия реестрына кертелде. Хәзер әлеге спорт төре белән шөгыльләнеп, спорт разрядлары һәм исемнәр, титуллар алырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса