Чаңгы юлы питрәчлеләрне үзенә дәшә
Бу шимбәдә наратлыкта стадионда «Россия чаңгы юлы-2022» массакүләм спорт чарасы узачак.
Бу спорт бәйрәме безнең илдә, шул исәптән безнең районда яшәүчеләрнең яраткан чараларының берсе булып тора.
Бу көнне чаңгыга төрле яшьтәге кешеләр, балалардан башлап ветераннарга кадәр, баса.
Катнашучыларны теркәү 10.00 сәгатьтә башлана, ә 30 минуттан соң тантаналы ачу булачак.
Стартка беренче булып 11.00 сәгатьтә кызлар һәм егетләр (5-8 сыйныфлар) чыгачак, аннары югары сыйныф укучылары, хатын-кызлар, ир-атлар, ветераннар, оешма һәм предприятие җитәкчеләре старт алачак.
Кызларга ике яшь категориясендә, ветераннарга, хатын-кызларга һәм җитәкчеләргә - 1,5 километр, калганнарына 3 километр араны узарга кирәк булачак.
Чаңгы ярышлары тәмамланганнан соң, тантаналы ябу һәм җиңүчеләрне, призерларны бүләкләү булачак.
6+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia