Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Эх, бер җилдереп килик әле!

Питрәч наратлыгында шимбә көнне "Россия чаңгы юлы - 2014" төп массакүләм чаңгы ярышлары булып узды. Анда 500дән артык кеше чаңгыга басты.

Февраль аенда традиция буенча күп кеше катнашында чаңгы ярышлары үткәрелә. Аларда миллионлаган россияле җаны теләгән арага чаба. Питрәчлеләр дә әлеге ярышлардан читтә калмый.
- Чаңгы юлы ярыш өчен бик яхшы әзерләнгән иде, - диләр катнашучылар бертавыштан.
Оештыручыларны һәм чаңгычыларны бары һава торышы гына борчый иде. Чөнки берничә көн буена чатнама суыклар торды. Һава температурасы 30 градустан да түбән булды. Шуның өчен ярыш бер атнага кичектерелде дә. 8 февральдә көн матур килде. Тышта 15 градус кына иде.
Стартка әзерләнгән арада төрле уеннар, конкурслар оештырылды. Кем аркан тартты, кем капчык киеп йөгерде... Наратлыкка килүчеләрне хуш исле чәй һәм кайнар коймак белән сыйлап та тордылар.
Стартка беренче булып иң яшь чаңгычылар - район үзәгенең 4-8 нче сыйныф укучылары басты.
- Без бу көнне көтеп тордык һәм бүген рәхәтләнеп ярышабыз. Финишка беренче булып киләсе килә, билгеле, - ди балалар.
Баш судья Илшат Шәфигуллин старт бирә. 1 километр дистанциядә инде җиңүчеләр дә билгеле. Кызлар арасында 1 нче мәктәптән Таня Гришина, ир малайлар арасында - Алмир Дәминов. Ул әле районның иң яхшы хоккейчысы да.
Шул ук арада оешма һәм предприятиеләрдән килгән хатын-кызлар һәм өлкән сыйныф укучылары ярышты. Хатын-кызлар арасыннан 1 нче урынны әлеге ярышларда даими катнашучы 1 нче мәктәп вәкиле Лилия Гатиатуллина алды. Шул ук мәктәптән укучылар Миләүшә Садриева белән Фәнис Гатиатуллин җиңү яулады.
Ир-атлар һәм районның җитәкче составы өчен дистанция ике тапкыр күбрәк иде. Ул символик төсмер йөртте - 2014 метр. Һәм Сочидагы Кышкы олимпия уеннарына багышланды.
Ир-атлар арасында 1 нче урынны Пановкадан районның иң көчле чаңгычыларының берсе Иван Казаков алды.
Җитәкчеләрдән Илдар Гыйниятовка тиңнәр булмады. 2 нче урында соңгы ярышларда дүрт җиңү яулаган Илнур Бикчәнтәев алды. 3 нче урында чаңгы ярышларының күптапкырлар призеры Искәндәр Әхмәтҗанов.
Ветераннар арасында Илдар Гыйниятов җиңде. Ярыштан соң ул фикерләре белән уртаклашты:
- Мин чаңгыда буш вакытларымда йөрим. Бүген ярышта рәхәтләнеп катнаштым. Көндәшләр бик көчле иде. Шулай да җиңә алдым, - диде ул.
Ярыштан соң " Әти, әни һәм мин - спорт гаиләсе" конкурсы үткәрелде. Питрәчтән Павловлар гаиләсе 2 нче урын яулады.
- Кечкенә чаңгыда шуганда һәм коршау белән йөгергәндә бик кызык булды, - ди 5 яшьлек Богдан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса