Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Финал уеннарына катнашачаклар

"Питрәч-Арена" боз сараенда 1999-2000 елгы яшүсмерләр арасында хоккей буенча зона туры үтте. Бу Татарстан укучылары IX Спартакиадасының 1 нче туры.

Безгә республиканың 5 районыннан яшь хоккейчылар килде.
Беренче подгруппада питрәчлеләр белән Әтнә һәм Алексеевск районнары командалары уйнады. Беренче булып бозга безнең хоккейчылар һәм әтнәлеләр чыкты. Питрәч хоккейчылары уен башында ук активлык күрсәтте, көндәшләр капкасына алканы бер-бер артлы кертеп кенә торды. Нәтиҗәдә, 7:0 исәбе белән җиңүгә иреште. Икенче матчта безнең команда Алексеевск хоккейчыларын 11:0 исәбе белән җиңде. Шулай итеп питрәчлеләр ярымфиналга чыкты. Биредә аларның көндәшләре Тукай районы командасы иде. Бу юлы да якташларыбыз ышанычлы җиңү яулады. Исәп - 8:0. Икенче ярымфиналда Алексеевск һәм Теләче командалары көч сынашты. Алексеевскилылар көчлерәк булып чыкты, 6:2 исәбе белән җиңү яулады.
Финалда Питрәч һәм Алексеевск командалары уйнады. Уен, чыннан да, киеренке иде. Питрәчлеләр көндәшләренең капкасына 3 алка кертте, ә көндәшләре берне дә кертә алмады. Нәтиҗәдә, барлык дүрт уенда да якташларыбыз үз капкаларына бер генә алка да керттермәде, ә үзләре 29 алка кертте.
Алда төп финал көтә. Биредә 30 меңнән кимрәк халык яшәгән авыл районнарының иң көчле командалары көч сынашачак. Безнең зонадан әлеге финалга Алексеевск һәм Питрәч командалары чыкты. Татарстан укучылары Спартакиадасының финал уеннары бездә - "Питрәч-Арена" боз сараенда 13 һәм 14 гыйнварда узачак. Барлык хоккей сөюче дусларыбызны якташларыбыз өчен җан атарга чакырабыз.
Рәсемдә: питрәчлеләр алексеевскилылар капкасына чираттагы алкасын кертә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса