Фәрхәт Фәйзулин янә иң көчлесе
Көрәш халык бәйрәмнәренең үзәге булып кала, анда республиканың һәм күрше төбәкләрнең иң көчле батырлары җыела. Мамадыш районының Җөри авылында Питрау халык бәйрәмендә “Көрәш” буенча күп кенә халыкара һәм бөтенроссия ярышлары җиңүчесе, якташыбыз Фәрхәт Фәйзуллин янә зур җиңүгә иреште.
Спортчы зур авырлык категориясендә көрәште һәм финалда Яшел Үзән көрәшчесе Фирдүс Зәйнуллинны җиңеп, иң көчлесе булды.
Өченче урынны Ульяновскидан Сергей Павлик алды.
Исегезгә төшерәбез, бу көрәшчеләр милли көрәш һәм билбау көрәше буенча дөнья чемпионнары булып санала.
Икенче көнне шундый ук бәйрәм Теләче районының Тәмте авылында узды, анда да Фәрхәт Фәйзуллин беренче урынны яулады.
Фәрхәтне котлыйбыз, аннан яңа җиңүләр көтәбез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia