Футбол меңләгән питрәчленең күңелен яулаган
Футболны инде берничә гасыр элек үк уйный башлаганнар. Шушы еллар дәвамында күп нәрсә үзгәрде, әмма футбол бүген дә иң популяр спорт төре булып кала бирә. Җир шарында миллионлаган кеше футбол уйный, ә зур спорт ярышлары вакытында стадионнар, фан-зоналар җанатарлар белән тула, ә уенны телевизор аша караучыларны санап бетереп булмый.
Быел россиялеләр бәхетенә, XXI дөнья чемпионаты безнең илдә, шул исәптән, республикабыз башкаласы Казанда уза. Безгә бөтен дөньядан иң көчле җыелма командалар һәм иң танылган футболчылар килде. Питрәч җанатарлары да стадионнарда һәм телевизор аша уеннарны күзәтеп барды.
«БӨТЕН ГАИЛӘБЕЗ БЕЛӘН ФУТБОЛ БЕЛӘН “АВЫРЫЙБЫЗ”»
Безнең районда футбол шулай ук популяр уен, ишегалларында малайлар рәхәтләнеп җәй буе туп тибә, бу спорт төре буенча районда төрле ярышлар да үткәрелә.
- Безнең гаилә спортны ярата, - ди питрәчле Александр Сорокин, - дөнья чемпионатлары узганда, без барыбыз бергә җыелып, Россия җыелма командасы өчен җанатабыз. Бер матчны да карамый калдырмаска тырышабыз. Улларым Егор һәм Артемның да яраткан футболчылары һәм командалары барлыкка килде. Уенчыларның күбесен алар инде бик яхшы белә. Әлбәттә, иң беренче чиратта, без мондый нәтиҗәләргә ирешкәннәре өчен үзебезнең ил командасын хуплыйбыз. Чирек финалда пенальти сериясендә хорватиялеләргә җиңелүебез, әлбәттә, бик кызганыч. Бөтен ил белән җанаттык, борчылдык. Җиңсәләр, медальләр өчен көрәшәчәк идек бит. Безнең дә кәеф төште, әмма бу спорт, кемдер җиңәргә, ә кемдер җиңелергә тиеш.
Александр үзе хоккей буенча район җыелма командасының иң яхшы сакчысы булып санала, алар уйнаганда, җиде яшьлек Егор һәм дүрт яшьлек Артем, шулай ук аларның әниләре Ольга Питрәч командасы һәм аның өчен җанатарга киләләр.
Хоккейдан тыш, Александр футбол уйный, район чемпионатында ул "Аврора" футбол командасы данын яклый. Сүз уңаеннан, Александрның уллары да инде спортка битараф түгел. Егор үз яшендәге балалар хоккей командасы өчен уйный, Артем да быел хоккей мәктәбенә барачак.
- Спорт ярышларын күзәтү һәм аларда катнашу безгә бик ошый. Без дә дөньяның иң яхшы спортчылары булып танылырга хыялланабыз, - диләр абыйлы-энеле Сорокиннар.
МИНИ-ФУТБОЛ. ЛИДЕРЛАР РӘТЕНДӘ ИКЕ КОМАНДА
Авыл яшьләре арасында район беренчелегенең бишенче һәм алтынчы тур уеннары булып узды. Аларда "Легион" "Скиф" командасын - 4:2, һәм "Феникс" "Спарта"ны – 5:2 исәбендә җиңүләргә китерде. Башка уеннар алдагы тәртиптә төгәлләнде: "Аврора" - "Аякс" - 0:7, "Титан" - "Феникс" - 4:1, "Виктория" - "Триумф" - 6:3, "Арсенал" - "Легион" - 4:2, "Титан" - "Олимп" - 2:5, "Аякс" - "Скиф" - 8:2.
Турнир таблицасының лидерлары булып "Аякс" һәм "Виктория" командалары тора, алар барлык матчларда да җиңделәр һәм 15әр очко җыйдылар. Өченче урында "Арсенал" - 12 очко.
Һөҗүмчеләр арасында беренче урынга "Триумф" командасыннан кабат Виталий Филиппов чыкты, ул 17 балл җыйды (11+6), икенче һәм өченче урыннарны Андрей Тиханов ("Скиф") - 15 балл (10+5) һәм Ирек Әхмәтҗанов ("Аякс") - (8+7) бүлешә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia