Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Җиңү бик якын иде

Район медицина хезмәткәрләре җыелма командасы Татарстан Республикасы медицина хезмәткәрләре спартакиадасында катнашты. Ул 6-7 октябрьдә Казанда үткәрелде.

Безнең команда әлеге хокукны биш авыл командасы арасындагы зона ярышларында 1 нче урын яулаганнан соң алуга иреште. Болар - Балык Бистәсе, Биектау, Лаеш, Югары Ослан, Питрәч районнары.
Финал ярышларында 14 командадан якынча 600 медик-спортчы катнашты. Алар 2 төркемгә бүленде. Болар - авыл һәм шәһәр төркемнәре.
Спортчылар алты төрдә ярышты: волейбол, йөзү, шахмат, теннис, җиңел атлетика эстафетасы һәм аркан тартышу. Шунысы игътибарга алырлык, барлык ярышлар да 2013 елгы Универсиада узачак спорт объектларында үткәрелде. Бу - "Ватан" бассейны, "Волейбол үзәге", "Олимпиец" спорт комплексы, манеж (ябык үзәк базар).
Спартакиаданы ачу һәм ябу тантанасы бик матур иде. 600 катнашучыдан торган марш республикада сәламәт тормышны пропагандалаучы һәм кызыксынучылар медицина хезмәткәрләренең күплеген күрсәтте. Безнең командага 30 катнашучы керде. Аларның яше 25 тән 58 гә кадәр. Кызганычка каршы, бүген команда яшь спортчыларга мохтаҗ. Команданың 7 әгъзасы берьюлы 4 төр ярышта катнашырга мәҗбүр булды. Мәсәлән, табиб Евгений Семиндеров 3 төрдә катнашты, Руслан Вәлиев - 4. Спорт объектларының ерак араларга урнашуын исәпкә алганда, бу бик катлаулы.
Шуны да әйтеп үтү кирәк, медиклар командасы унбиш еллап элек төзелгән. Ул ел саен яшьләр белән тулылана бара, аны коллектив җаваплылык, оешканлык, яхшы көндәшлек аерып тора. Шуңа күрә көндәшләр безнең коллективка хөрмәт белән карый. Бу ярышларда да без үзебезне яхшы яктан гына күрсәтә алдык. Боларның бөтенесе, билгеле, безгә ярышларда ярдәм итте. Кече шәһәр командалары белән ярышып, безнең саф авыл командасы волейболдан 2 нче урын яулады (хатын-кызлар һәм ир-атлар), йөзүдә һәм шахматта да 2 нче урын алдык. Спортның калган төрләреннән дә 4-5 нче урыннардан түбән төшмәдек. Нәтиҗәдә, 4 нче команда урыны безнең кулда.
Командаларның авыл төркемнәре арасында Мамадыш командасы лидер булды, 2 нче урында Кукмара районы, буалылар - өченче.
Командалар әзерләүдә хуплау һәм ярдәмнәре, тренировка үткәрүдә ярдәмнәре өчен яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге башлыгы Илдар Бикмөхәммәтовка, спорт мәктәбе директоры Илшат Шәфигуллинга, яшьләр үзәге тренеры Равил Төхфәтуллинга рәхмәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X