Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Спорт

Иң көчлеләр һәм җитезләр бәйрәме

Милли сабантуй бәйрәмендә спорт ярышлары ел саен күпләгән тамашачыларны, җанатарларны бергә җыя. Аеруча көрәш мәйданнарында, ат чабышларында кеше күп була. Спортның бу төрләре зур әзерлек, күп сәгатьлек күнегүләр таләп итә. Бары тик шул вакытта гына яхшы нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин.

«Көрәш» яшүсмер егетләр арасында өч яшь номинациясендә һәм алты авырлык категориясендә үткәрелде.
Иң яшь батырлар: Ярослав Лывин (30 килограммга кадәр, Ленино-Кокушкино), Әмир Хәсәнов (30 килограммнан югары, Кощак), Фәнил Галиуллин (50 килограммга кадәр, Шәле), Риназ Гибашев (50 килограммнан югары, Шәле), Илдар Исмәгыйлев ( 60 килограммга кадәр, Ленино-Кокушкино), Сергей Постаромов (60 килограммнан артык, Янсуар).
- Улым Фәнилнең көрәш кебек спорт төрен сайлавына шатмын, - диде яшь батырның әнисе Лариса Галиуллина, - бу аның әлегә төп уңышы. Улыбыз тренировкага актив йөри, төрле ярышларда катнаша. Бүген тренерыбыз Фәрхәт Фәйзуллин, аның якташлары өчен дә җан атачакбыз.
Ветераннар арасында беренче урынны Рүзәл Нурмөхәммәтов (Күн) яулады, икенче урынны – Алексей Круглов (Керәшен-Сәрдәсе), өченче урынны Күннән Равил Хәмидуллин һәм дүртенче урынны Ислам Сәлимов (Шәле) яулады.
Ир-атлар дүрт авырлык категориясендә көрәште, биредә район Сабан туенда Денис Захаров (65 килограммга кадәр), Руслан Зыятдинов (90 килограммга кадәр), Фәрхәт Фәйзуллин (абсолют авырлык категориясе, барысы да «Ак барс Питрәч» ҖЧҖдән), Муса Идрисов (75 килограммга кадәр, Пимәр) җиңү яулады.
Район авылларында абсолют батыр булып Альберт Миңнеханов (Салкын Чишмә), Фәнис Шәмсетдинов (Ленино-Кокушкино), Марат Сафин (Шәле), Рамил Идрисов (Пимәр), Радик Мөхетдинов (Татар Казысы), Рәмис Шәрипов (Күн), Илнар Фәйзрахманов (Чыты) калды. Быел Татар Тау Иле авылында көрәш ике номинациядә уздырылды, агрофирма хезмәткәрләре арасында җиңүче Олег Толстов һәм даими көрәшүчеләр арасында батыр Фәрхәт Фәйзуллин булды. Биредә барлык призерлар да бер үк төрле бүләкләр алды.
Һәрвакыттагыча, ат чабышларын кызыксынып күзәтүчеләр күп булды. Биредә җайдаклар дүрт номинациядә көч сынашты. Җирле яхшыртылган токымнар арасында Пимәрдән Кашкада Рашат Булатов җиңде. Ярым чабышкы токымлы атлар арасында финишка беренче булып Зиданда «Ак барс Питрәч» ҖЧҖдән Александр Александров килде, коляскаларда күрсәтмә ат чабышларында Ариэльда Вика Галиуллина, Гипотезда Сергей Юхлин, Гордостьта Игорь Юхлин (барысы да Киров өлкәсе Нократ Аланыннан) җиңү яулады.
Иң мавыктыргыч ат чабышлары безнең район хакимияте башлыгы Илһам Кашапов призларына (төп приз - ике яшьлек тай) булды, киеренке көрәштә, Гайфуллин Р. крестьян-фермер хуҗалыгыннан Гренбойда Александр Александровны артта калдырып, «Ак барс Питрәч» ҖЧҖдән Марат Нәфыйков Рэль-Уэлда җиңү яулады.
Башка спорт секторларында да киеренке ярышлар узды, анда Дамир Әхмәтов (Балтач) - вертикаль баганага менүдә, Фидаэль Мифтахов («Ак барс Питрәч» ҖЧҖ) һәм Нәфирә Игламова (Шәле) – гер спортында, Эльвир Низамов (Кукмара) һәм Даяна Даянова – перекладинага күтәрелүдә, Антон Фирсов, Алексей Павлов, Әлфия Чернецова («Ак барс Питрәч» ҖЧҖ) – армспортта җиңде.
Икенче ел рәттән безнең Сабантуйда мас-рестлинг (таякларда аркан тарту) буенча ярышлар уздырыла, биредә Рүзәл Нурмөхәммәтов (беренче урын, Күн), Сергей Постаромов (икенче урын, Янсуар), Айтуган Гарипов (өченче урын, Питрәч) призерлар булдылар.
Команда ярышларында призлы урыннар түбәндәгечә бүленде: аркан тартуда 1. Шәле, 2. Татар Тау Иле, 3. Күн, волейболда 1. Күн, 2. Питрәч, 3. Колай.
Барлык спорт ярышлары нәтиҗәләре буенча авыл җирлекләре арасында беренче урынны Татар Тау Иле һәм Ленино-Кокушкино командалары яулады. Икенче урында шәлелеләр һәм өченче урында Күн командасы.
Питрәчлеләрдән тыш ярышларда безнең район кунаклары да актив катнашты, шуңа да мәйданчыкларда көндәшлек һәм спорт азарты көчле булды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса