Иң тәҗрибәле һәм иң яшь балыкчылар җиңде
Инде күп тапкырлар әйтелгәнчә, балык тоту кайберәүләрнең иң яраткан шөгыле булып тора. Күбесе өчен балык тоту процессы – табигатьтә актив һәм күңелле ял итү дә. Балык тоту спорт төре буларак чыныктыра, ныгыта, шулай ук күзәтүчәнлек, тапкырлыкны арттыра. Безнең районда балыкчылык спортын яраталар, елга буйларында кармак белән балык тотучы питрәчлеләрне күрергә була. Районда балык тоту буенча турнирлар үткәрелә, менә мәсәлән, узган ял көннәрендә Шәледә һәвәскәр балыкчы Миңнулла Шәмсетдинов (аңа быел 70 яшь тулган булыр иде) истәлегенә һәм Балыкчылар көненә багышланган авылның икенче ачык беренчелеге үтте.
Бу көнне кояш шулкадәр кыздыра иде, гадәттә мондый көндә балык эләкми, әмма бу очракта балыкчылар үз тәҗрибәләреннән файдалана. Ярыш шартлары буенча бер калкавычлы кармакка балык тотарга кирәк иде. Җимне һәм алдавычны балыкчы үзе сайлады. Ярышлар башланганчы кайбер катнашучылар күнекмә ясады, алар балык тотып карадылар. Яр буенда иң тәҗибәле һәм яшь балыкчыларны да күрергә була иде.
Тантаналы ачылыштан һәм җирәбәдән соң мавыктыргыч ярышлар башланды. Көн кызулыгына бәйле шикләргә урын калмады, кармакка бер-бер артлы алабуга, кәрәкә балыклары эләгә башлады.
Кемдер суалчанга, кемдер опарышка, арпа ярмасына тота. Кайберләре үз участокларында балыкларны ашатты. Һәм шуннан соң балык күпләп эләгә башлады, дөрес эре балыклар эләкмәде. Ярыш шунысы белән кызык та инде, мондый очракларда җиңүчеләрне һәм призерларны граммнар билгели. Алга китеп шуны әйтәм, нәтиҗәдә, шулай килеп чыкты да.
Иң яшь катнашучы унбер яшьлек Ильмир Хөснетдинов беренче балыгын тартып чыгаргач, үзенең шатлыгын, хис-тойгыларын яшереп кала алмады:
– Мине балык тотарга бабаем Илгиз һәм әтием Ирек өйрәтте, мин балыкка йөрергә, буаларда, Шәле елгасыннан балык тотарга яратам. Мишәгә әтием белән барам, быел бер килограммлы гибрид тоттым, шул чакта күңелләр үсеп китә, – диде Ильмир, кармагындагы суалчанны алыштырганда. Аңа комачаулыйсым килмәде, турнирның баш судьясы буларак аңа уңышлар теләп, башкалар артыннан күзәтергә киттем. Сүз уңаеннан, ярышка утызга якын катнашучы һәм бик күп җанатарлар килгән иде.
Көн кызу булуга да карамастан, балык әйбәт эләкте, балыкчылар балыклардан хәйләкәррәк булып чыкты. Судан әйбәт кенә кәрәкәләр тартып чыгара башладылар, ярыш кызып китте.
– Мин гомер буе балык тотам, – диде иң өлкән катнашучыларның берсе, җитмеш бер яшьлек питрәчле Вазыйх Вәлитов. – Узган турнирда мин призлы урын яулаган идем һәм быел да җиңәргә телим, югыйсә, монда катнашуның, ярышларның мәгънәсе булмас иде. Мин Миңнулланы яхшы беләм, аның белән күп тапкырлар балык тотарга туры килде. Бергә Камада да балык тоттык. Ул бик яхшы балыкчы иде, аннан мин күп нәрсәләргә өйрәндем, – диде Вазыйх абый кармактан чираттагы балыгын алганда.
Ярышлар өчен билгеләнгән ике сәгать вакыт кими барган саен балык тоту участокларында кызыграк була башлады. Тотылган һәр балык алтынга тиң булды.
Инде аларны үлчәү вакыты да килеп җитте. Турнирның җиңүчесе булып питрәчле Владимир Аверьянов саналды. Сүз уңаеннан, ул иң өлкән һәм тәҗрибәле балыкчы, аңа җитмеш өч яшь. Ул иң зур балык, 295 граммлы кәрәкә тотты, ә ул тоткан балыкларның гомуми авырлыгы 695 грамм тәшкил итте.
- Район газетасы сайтыннан Шәледә балык тоту буенча турнир узачагын белгәч, без дустым Александр Кузин белән катнашырга карар иттек. Бигрәк тә безне ярышлар танышыбыз һәм дустыбыз Миңнулла Шәмсетдинов хөрмәтенә багышлануы шатландырды. Безнең инде күп тапкырлар балык тотканда аның белән очрашканыбыз булды, без тәҗрибә белән уртаклашабыз, бер-беребезгә кызыклы очраклар турында сөйлибез.
Ә ярышка юкка гына килмәгәнмен, җиңүемә, әлбәттә, бик шатмын. Бу җиңүгә тәҗрибәм нәтиҗәсендә ирешкәнмендер дип уйлыйм, балыкчыга әле уңыш та елмая, - ди бәхетле җиңүче. Владимир башка конкурсларда да актив катнаша.
Җиңүчедән 150 граммга гына калышып, икенче призер булып ТатЦИК авылыннан Илнар Мөхәммәтшин саналды, ә өченче урынны 450 граммлы балык тотып, безнең элеккеге танышыбыз Вазыйх Вәлитов алды. Иң яшь катнашучы Ильмирга призер булу өчен 60 грамм тотым гына җитмәде.
Аның каравы, кармакны төгәл ыргыту конкурсында тагын бер яшь балыкчы, унбер яшьлек Дәниф Шәмсетдинов җиңде, бүләк сыйфатында аңа 4,5 метрлы кармак тапшырылды.
- Күп кенә тәҗрибәле балыкчыларны җиңүемә әти-әнием генә ышанмаячак, - диде ул. Ышанырлар, Дәниф, ышанырлар, син үз призыңны лаеклы оттың.
Барлык призерлар, һәм шулай ук иң өлкән һәм иң кече катнашучылар спонсорлардан кыйммәтле бүләкләр, балык тоту кирәк-яраклары алдылар.
Бу юлы спонсорлар булып Питрәчтәге “Балык тоту кирәк-яраклары“ кибете (Механизаторлар урамы, 1Б) һәм Илфат Галимуллин саналды. Бу кибетләрдә сез балык тоту өчен барлык кирәк-яракларны сатып ала яисә аларга заказ бирә аласыз.
Катнашучылар исә, үз чиратларында, Миңнулла абыйның тормыш иптәше Мөршидә апага, уллары Рамил һәм Рәдифкә хуш исле тәмле бәлеш, балык шулпасы, шашлык белән сыйлаганнары өчен рәхмәт белдерделәр.
Реклама хокукында.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia