Җиңүче соңгы метрларда билгеле булды
Узган атнада берничә кызыклы спорт ярышы үтте. Районның хоккей буенча ир-атлар җыелма командасы яңа сезонда беренче тапкыр бозга чыкты, ә стадионда яшь җиңел атлетчылар ярышты.
КАЗАНЛЫЛАРГА ЗУР АЕРМА БЕЛӘН ОТТЫРДЫЛАР
2006 елгы яшүсмерләр арасында Идел буе федераль округы беренчелегенең икенче тур уеннары үтте. Безнең команда үз бозларында республиканың әйдәп баручы хоккей командасы - “Ак барс” (Казан) командасыннан яшьтәшләрен кабул итте һәм аларга оттырды. Әгәр беренче көнне исәп – 1:6 булса, икенче көнне казанлылар питрәчлеләрне 21:0 исәбе белән тар-мар итте.
Киләсе турда безнең хоккейчылар Әлмәттә уйнаячак, анда аларны тагын бер көчле көндәш – “Нефтяник” җирле командасы хоккейчылары белән очрашу көтә.
ХОККЕЙ. "ПИТРӘЧ" БУЛЛИТЛАР БУЕНЧА ҖИҢҮ ЯУЛАДЫ
“Пестрецы” ир-атлар хоккей командасы яңа сезонга әзерлекне иптәшләрчә уеннан башлады. Безгә кунакка Казаннан Татарстан кече нефть компаниясе командасы килде. Эш көне булуга һәм уен соң башлануга карамастан, "Питрәч-Арена” боз сарае, һәрвакыттагыча, җанатарлар белән тулган иде, хоккейчылар аларның өметләрен мавыктыргыч уен белән акладылар.
- Без сезон башлануын көтәбез, - ди иң тугрылыклы җанатарларның берсе һәм район җыелма командасының элекке уенчысы Николай Владимиров, - бүген яхшы хоккей күрербез дип ышанам.
Чынлыкта да, сезонның беренче уены булуга карамастан, уен бик кызыклы булды. Кунаклар беренчеләрдән булып исәпне ачтылар, әмма тиздән Альмир Дәминов исәпне тигезләде. Казанлылар кабат алга чыкты, әмма питрәчлеләр аларга җавап кайтарды, көндәшләр капкасына Сабир Янов алка кертте.
Беренче период 2:2 исәбе белән тәмамланды. Икенчесендә безнең хоккейчылар күпчелекне кулланды һәм Александр Сорокин безнең команданы алга чыгарды. 3:2 исәбе матч ахырына кадәр диярлек сакланды, әмма финал сиренасына кадәр минут ярым калганда, казанлылар исәпне тигезли алды.
Нәтиҗәдә, җиңүчене ачыклау өчен буллит билгеләделәр, анда безнең егетләр Сабир Янов һәм Константин Игнатьевның алкалары безгә җиңү китерде.
Безнең капкачы Данияр Шакиров буллитлар серияcендә үз капкаларын "коры” калдырды.
Уеннан соң Николай белән кабат очраштык.
- Әйе, уен бик ошады, көндәшләр кызыклы хоккей күрсәттеләр, питрәчлеләрнең җиңүенә бик шатбыз, - дип йомгак ясады җанатар.
ҖИҢЕЛ АТЛЕТИКА. ИКЕ ОЧКО АЕРМА БЕЛӘН
Узган ял көннәрендә стадионда, наратлыкта СССРның спорт мастеры, якташыбыз Василий Мастров истәлегенә багышланган призларга мәктәп һәм КАТК филиалы укучылары арасында җиңел атлетика буенча чираттагы район беренчелеге булып узды.
Тугыз командадан яшь спортчылар җиде спорт төре буенча көч сынаштылар. Иң мөһиме, бу көнне һава торышы бик яхшы булды, йөгерергә дә, сикерергә дә рәхәт иде.
Ядрә ыргыту буенча Виктория Федотова (икенче мәктәп) һәм Никита Мишухин җиңүче булды, озынлыкка сикерү буенча район чемпионнары булып Ләйсән Абдуллина һәм Марлен Фәхретдинов саналды. Иң кыска дистанциядә 100 метрга йөгерүдә Наил Шәйхетдинов (барысы да беренче мәктәптән) һәм Диләрә Гарифуллина (икесе дә беренче мәктәптән) җиңде. Дүрт йөз метр дистанциядә финишка беренче булып Ралинә Закирова һәм Станислав Талаков килде, ә 800 метрга йөгерүдә Анастасия Лывина (барысы да Ленино-Кокушкинодан) һәм Вадим Косенко (беренче мәктәп) җиңде.
Катнаш эстафетада беренче урынны Ленино-Кокушкино командасы алды, икенче урында – беренче мәктәп һәм призерлар өчлеген шәлелеләр йомгаклады.
Гомумкоманда зачетында кемнең нинди урын аласын иң озын дистанциядә, егетләр арасында 1500 метрга йөгерү хәл итте. Ленинококушкинолы финишка беренче булып килде һәм үз командасына беренче урын китерде. Беренче мәктәп вәкиле финишка бишенче булып кына килде.
Нәтиҗәдә, беренче урында – ленинококушкинолылар (барлыгы 310 очко җыйдылар), икенчедә – беренче мәктәп (308 очко) һәм өченчедә – икенче мәктәп (256 очко). Башка командалар түбәндәге тәртиптә билгеләнделәр: 4.Шәле, 5. Иске Шигали, 6. Колай, 7.Богородск, 8.Надеждино, 9.Татар Тау Иле.
Йомгаклау таблицасында күренгәнчә, кайбер мәктәпләр үз спортчыларын район ярышларына җибәрмәгән. Бу бик кызганыч, әлбәттә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia