Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

ИЛШАТТАН СПОРТ ХӘБӘРЛӘРЕ

Армспорт

Питрәч кызларында ике алтын медаль
Арчада авыл спортчылары арасында армспорт буенча Татарстан чемпионаты үтте. Анда егермедән артык команда арасында республиканың иң көчле кул көрәшчеләре ачыкланды. Бу бәйгедә ике якташыбыз чемпион исеменә лаек булды. Россиянең спорт мастеры Әлфия Рафикова чираттагы тапкыр үзенең Татарстанда иң көчлеләрдән булуын исбатлады. Ул 55 килограммга кадәр авырлыкта җиңүче булды. Шулай ук якташыбыз Ольга Шәйхелисламова да республика чемпионы исеменә лаек булды (70 килограммга кадәр). Рузилә Нурисламова (80 килограммга кадәр) 3 нче урында, ә Ольга Быстрова - 7 нче. Гомумкоманда зачетында Питрәч хатын-кызлар җыелма командасы 5 нче урын алды.
Ир-атлар командасы хатын-кызлар командасыннан бераз калышып, 7 нче урынга чыкты. Ике Питрәч егете Руслан Николаев (70 килограммга кадәр) һәм Павел Сиваев (100 килограммга кадәр) 3 нче урынны алып бронза медальгә лаек булды.
Команда составында шулай ук Рөстәм Баһаветдинов, Ринат Хәсәнов, Олег Митрягин чыгыш ясады.
Милли көрәш
"Алтын" урталык
Актанышта Татарстанның беренче президенты Минтимер Шәймиев призларына "Көрәш" татар-башкорт спорт көрәше буенча команда беренчелеге узды.
Анда Татарстаннан һәм күрше төбәкләрдән 1996-1998 елда туган егетләрдән торган 48 команда җыелган иде.
Безнең команда бары 22 нче урынны гына ала алды. Турнирның җиңүчеләре - хуҗалар. Питрәчлеләрдән иң уңышлысы Айрат Миңнебаев (4 нче урын) һәм Рамил Мифтахов (7 нче урын) чыгыш ясады.
Билбау көрәше
КДЮСШ спорт залында данлыклы якташыбыз, танылган көрәшче, атказанган спорт мастеры Иван Баширов призларына район турниры үтте.
Келәмгә районның унике мәктәбеннән яшь көрәшчеләр чыкты. Шунысы куанычлы, икенче ел рәттән турнирда кызлар да катнаша.
Бәйгене тантаналы ачу вакытында Иван Алексеевич яшь спортчыларга гадел җиңүләр теләде һәм ирешелгәннәрдә туктап калмыйча, үз өсләрендә алга таба да эшләвен теләде.
Кызлар ике авырлык категориясендә көрәште. Биредә Динара Садыйкова (Күн) һәм Вероника Афанасьева (Ленино-Кокушкино) җиңүче булды.
Егетләр арасында җиңүчеләр: Айнур Бикчәнтәев, Ленар Сәлахов (икесе дә Күннән), Денис Ящук, Данил Дмитриев (икесе дә Питрәч 2 нче мәктәбеннән) һәм Данил Ларин (1 нче мәктәп).
Команда зачетында 2 нче мәктәп командасы җиңүче булды (тренеры Михаил Чернов). 2 нче урында Ленино-Кокушкино командасы, 3 нче урында 1 нче мәктәп командасы.
Җиңүчеләргә кубок, медаль һәм бүләкләрне Иван Баширов үзе тапшырды. Бу, үз чиратында, яшь көрәшчеләр өчен зур горурлык иде.
Баскетбол
Буада - өченчеләр

Баскетбол буенча район җыелма командасы (1998 елгы егетләр, тренеры Илгизәр Гыйләҗев). Буада үткән "Юность" ДСЮШ ачык беренчелегендә катнашты.
Безнең команда үз подгруппасында "Казан-1" (55:33) һәм Буа командаларын (34:23) җиңде. Ләкин финалга чыгыр өчен уйнаганда Арча командасына оттырды (28:32).
Нәтиҗәдә питрәчлеләр "Казан-1" командасы белән 3 нче урын өчен уйнады. Бу юлы безнең команда көчлерәк булып чыкты (51:23) һәм шулай итеп 3 нче призлы урын яулады.
Спорт туризмы
Ике икенче урын

"КIТS-2012" ачык фестиваленә багышланган Татарстан чемпионатында район җыелма командасы ике икенче урын алды. Тренер Игорь Шпагин укучылары туристлык многоборьесы һәм велотуризм буенча икенче булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса