Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Инвалидлар өчен спорт бәйрәме

Узган атнада район үзәгенең спорт мәктәбендә физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында спартакиада үткәрелде. Инвалидлар идәннән күтәрелү, өстәл теннисы, шахмат кебек спорт төрләре буенча көч сынашты. Спорт чарасы инвалидлар ункөнлеге кысаларында үткәрелде.

Спартакиадага районның бөтен почмакларыннан физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр җыелган. Бу көнне бирегә катнашучылар да, тамашачылар да күп килгән иде. Спорт чарасы тантаналы рәвештә Россия Федерациясе гимны белән башланып китте. Чараның тантаналы өлешеннән, район җитәкчелегенең сәламләү сүзеннән соң, ярышлар башланып китте.
- Безне онытмаулары, менә шундый күңелле спорт чаралары, бәйрәм концертлары оештырулары өчен район җитәкчелегенә зур рәхмәт әйтәсебез килә. Мондый чаралар безнең күңелне күтәрә, яшәүгә өмет уята. Спорт кешеләрне тормышка башкача карарга өйрәтә ул, - диде спартакиадада катнашучыларның берсе.
Спортның барлык төрләрендә дә көч сынашырга теләүчеләр бик күп иде. Шахмат өстәле янында җанлылык тынып тормады. Ә армспорт өсәтле тирәсендә көрәш рухы сизелә иде. Бар җирдә дә җанлылык, бәйрәм рухы.
Ниһаять, җиңүчеләр игълан ителде.
Армспорт: 1 нче урында: Олег Митрягин, 2 нче урында Рамил Закиров, 3 нче урында Кирилл Артемьев. Әлеге көрәш буенча хатын-кызлар арасында 1 нче урында Снежана Куликова, 2нче урында Виктория Агафонова, 3 нче урында Светлана Захарова.
Шахмат буенча: 1 нче урында Алмаз Отливщиков, 2 нче урында Дамир Фәхретдинов.
Шашка (егетләр): 1 нче урында Илнар Җиһаншин, 2 нче урында Сергей Харитонов, 3 нче урында Дамир Надыршин.
Шашка (хатын-кызлар): 1 нче урында Лилия Мусина, 2 нче урында Люция Мусина.
Шашка (кызлар): 1 нче урында Лиана Садыйкова, 2 нче урында Илүзә Фәхретдинова, 3 нче урында Гүзәл Гыйльметдинова.
Идәннән күтәрелү (хатын-кызлар): 1 нче урында Лилия Мусина, 2 нче урында Люция Мусина.
Идәннән күтәрелү (кызлар): 1 нче урында Ләйсән Галимуллина, 2 нче урында Дарья Садриева, 3 нче урында Снежана Куликова.
Гер күтәрү (ир-атлар): 1 нче урында Олег Митрягин, 2 нче урында Кирилл Артемьев, 3 нче урында Сергей Нигъметдинов.
Перекладинада күтәрелү (ир-атлар): 1 нче урында Олег Митрягин.
Турникта күтәрелү (егетләр): 1 нче урында Хумнур Дощанов, 2 нче урында Виталий Филиппов, 3 нче урында Виктор Алексеев һәм Алмаз Отливщиков.
Өстәл теннисы (кызлар): 1 нче урында Виктория Агафонова, 2 нче урында Лиана Садыйкова, 3 нче урында Гүзәл Гыйльметдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса