Кубоклар өчен көрәш дәвам итә
Питрәчлеләр район, республика һәм төбәкләрдә берничә спорт төрендә көрәшне дәвам итәләр.
ХОККЕЙ
Ир-атлар арасында старт алган Татарстан Республикасы чемпионаты кысаларында, “Пестрецы” үз бозында Буадан “Арктика” командасы белән очрашты. Безнең хоккейчылар көндәшләрен тар-мар иттеләр – әлеге матчта, чемпионатта беренче булып, 10:3 исәбе белән җиңү яуладылар.
“Пестрецы-2006” командасы Идел буе федераль округы беренчелегендә ике уен үткәрде. Кызганыч, Питрәч бозында узган бу ике очрашуда уңыш кунаклар ягында иде, безнең хоккейчылар Пензадан “Дизель” командасына 3:8 һәм 2:7 исәбендә оттырдылар.
Беренче әйләнеш ахырына кадәр командаларга тагын 4әр уен үткәрергә кирәк.
МИНИ-ФУТБОЛ
Икенче турдан соң, район чемпионатында ике лидер билгеләнде – “Скиф” һәм “Олимп”, алар 6шар очко җыйдылар. Өченче һәм дүртенче урыннарны шулай ук ике команда “Легион” һәм “Ак барс” командалары бүлешә, алар 4әр очкога ия.
Бомбардирлар арасында гол+пас системасы буенча “Скиф” командасының ике уенчысы – Андрей Тиханов – 10 балл (6+4) һәм Дмитрий Горшунов – 8 балл (7+1).
Соңгы уеннар алдагы нәтиҗәләргә китерде: “Ак барс” – “Арсенал” – 7:5, “Аврора” - "Аякс" - 0:3, "Царево" - "Атлетико" - 3:4, "Скиф" - "Метеор" - 5:4, "Титан" - "Легион" - 2:2.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа