Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Спорт

Ленино-Кокушкинода "Итекле хоккей" турниры узды

Ярышларда барлыгы 7 команда катнашты

Бу көнне буран булуга карамастан, уеннар югары дәрәҗәдә үтте. 

Беренче урынны Шәле командасы яулады, ул финалда Балык Бистәсе районыннан Казаклар Чаллысы командасын 8:1 исәбе белән отты. Өченче урынны Татар Тау Иле авылы командасы 6:1 исәбенә җиңгән чытылылар яулады. 

Иң яхшы уенчылар дип Нияз Галиуллин (капкачы, Шәле), Леонид Воробьев (сакчы, Казаклар Чаллысы), Ринат Сибгатуллин (бомбардир, Чыты) танылды. 

Барлык призерларга оештыручылар истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: спорт Сәламәт яшәү рәвеше