Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Спорт

Мәктәп укучылары җәйге каникулларын кызыклы һәм файдалы үткәрә

Мишә яр буенда палаткаларда яшиләр

Акчарлак лагере территориясендә “Крепость. Яңа геройлар заманы” хәрби-патриотик палаткалы лагерь эшли. Бу җәйдә анда 12-16 яшьлек 250 дән артык бала ял иткән.
 

– Лагерьда Питрәч балалары гына түгел, күрше районнардан һәм шәһәрләрдән килгән балалар да ял итә, –  дип сөйләде палаткалы лагерь башлыгы Алена Буздалова. –  Беренче смена 19 июльдә башланды, хәзер өченче смена бара, анда 90 кыз һәм егет катнаша. Безнең лагерь күңел ачу лагере түгел, биредә көн саен 5-6 сәгатьлек дәресләр бара. Безнең максат – үсеп килүче буынны патриотик тәрбияләү, алар үз илләренең тарихын белсеннәр һәм истә калдырсыннар, аның белән горурлансыннар һәм Ватанны сакларга һәрвакыт әзер булсыннар, - дип билгеләп үтте ул.

Биш отряд исәпләнә. Хәрбиспорт уеннарының төрле төрләре буенча ярышлар отрядлар арасында да, шәхси исәптә дә бара. Бу нигездә тактик дәресләр, ату, көч күнегүләре, кул сугышы, Калашников автоматын сүтеп-җыю, гранат ыргыту, медицина әзерлеге, спорт уеннары, футбол, волейбол һәм су волейболы, анда командалар су тутырылган шарлар белән уйныйлар.

Балалар белән Казаннан килгән вожатыйлар һәм тәҗрибәле инструкторлар эшли. Алар шулай ук балаларны дрон белән идарә итәргә өйрәтәләр. Мәктәп укучыларына мондый лагерь ошый, кайберләре өченче ел рәттән килә һәм өч сменада да калалар. Алар унике кешелек палаткаларда яшиләр, ашханәдә ашыйлар. Балаларны көненә биш тапкыр ашаталар: шулпа, икенче ризык, ботка, эчемлекләр. Аларга аеруча иртәнге тәмле какао ошый.

– Мин монда беренче тапкыр, –  диде Арышхаздадан Владислава Огоркова, ул Колай мәктәбенең унынчы сыйныф укучысы. –  Лагерь турында социаль челтәрләр аша белдем һәм монда киләсем килде.  Бер дә үкенмим, монда миңа бик ошады, шуңа күрә  өченче сменага да калдым. Хәрбиспорт уеннары төрләре арасында мин медицинага өстенлек бирәм, чөнки киләчәктә тормышымны медицина белән  бәйләргә телим, – диде ул.

Питрәч беренче мәктәбенең җиденче сыйныф укучысы Всеволод Гришахин да лагерьда беренче тапкыр.

– Заманча кылыч сугышы һәм фехтование белән шөгыльләнергә яратам, һәр смена ахырында үткәрелә торган “Аҗаган” хәрбипатриотик уены ошый, – диде  “Крепость”ка йөрүче.

Кичләрен балалар учак янында патриотик җырлар җырлыйлар. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: ЗОЖ