Мини-футбол буенча район чемпионатының 19 тур уеннары узды
Турнир таблицасын «Ленино» һәм «Виктория» комнадалары җитәкли
Авыл яшьләре арасында мини-футбол буенча район чемпионатының 19 нчы туры уеннары узды. Биш уенның өчесе 3:2 исәбе белән тәмамланды. «Эверест» «Трудовые резервы»ны, «Виктория» «Ред Булл»ны, ә «Барса» «Арарат»ны отты.
Турнир лидерларының берсе «Ленино» янә коры җиңү яулады, бу юлы ул «Олимп»ны 6:0 исәбе белән тар-мар итте. Турның тагын бер уены тигез исәп белән тәмамланды: «Феникс» һәм «Синара» 3:3 исәбенә уйнадылар.
19 турдан соң турнир таблицасы башында 46 очко җыйган «Ленино» һәм «Виктория» бара. Шулай ук чемпионат медальләре өчен «Фортуна» (42 очко), «Ред Булл» (36) һәм «Барса» (35) көрәшә.
«Виктория»дән Сергей Одинцов иң яхшы снайперлар һәм бомбардирлар узышында элеккечә беренче, аның исәбендә 50 балл (31+19). Икенче урында Азат Иризиев («Барса») – 41 балл (22+19).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia