Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Спорт

Мини-футбол буенча районның чираттагы даими чемпионаты тәмамланды

Алда чемпион исеме өчен көрәш көтә

Авыл яшьләре арасында мини-футбол буенча районның чираттагы даими чемпионаты тәмамланды. Быел турнирда Питрәч, Ленино-Кокушкино, Шәле, Кощак авылларыннан 15 команда катнашты.

Башта командалар бер әйләнешле турнирда иң яхшы сигез команданы билгеләде, алар плей-офф сериясендә чемпион һәм призерларны билгеләячәк. Уеннар бер команданың ике җиңүенә кадәр узачак. 15 команданың 11е беренче сигез урын өчен көрәште һәм чемпионат ахырында гына кайсы командаларның призлы урыннар өчен көрәшүен дәвам итәчәге ачыкланды. Калган командалар кече кубок өчен уйнаячак.

Соңгы тур түбәндәге нәтиҗәләргә китерде: “Барса”– “Ред Булл” – 4:2, “Арарат” – “Фамили” – 4:6, “Милан” – “Легион” – 9:1, “Трудовые резервы” – “Фортуна” – 1:7, “Синара” – “Ленино” – 1:7, “Балтика” – “Чистое сердце” – 6:1, “Олимп” – “Эверест” – 2:2.

Турнир таблицасы урыннары тәртибе: 1. “Ленино” – 37 очко, 2. “Ред Булл” – 32, 3. “Виктория” – 31, 4. “Барса” – 31, 5. “Милан” – 28, 6. “Эверест” – 26, 7. “Легион” – 21, 8. “Фортуна” – 20, 9. “Олимп” – 20, 10. “Балтика” – 19, 11. “Чистое сердце” – 19, 12. “Синара” – 8, 13. “Фамили” – 8, 14.”Трудовые резервы” – 4, 15. “Арарат” – 0.

Чемпионатта иң күп тупны “Виктория” кертте – 92, иң азын – “Арарат” – 24, бу команда иң күп тупны үз капкасына керттерде – 119. Иң ышанычлы сакчылар һәм капкачылар “Ленино”да, алар үз капкаларына бары тик 16 туп кына керттерде.

Турнирның иң яхшы снайперы Сергей Одинцов (“Виктория”) булды, ул көндәшләре капкасына 34 туп кертте, икенче һәм өченче урыннарны Фаил Әхмәтшин (“Легион”) һәм Данил Воркунов (“Барса”) бүлештеләр – 26 шар туп. Иң яхшы ассистентлар Ирек Әхмәтҗанов (“Эверест”) һәм Данил Воркунов булды, алар 20шәр голлы пас бирде. Сергей Одинцов чемпионатның иң яхшы бомбардиры булды, ул гол+пас системасы буенча 53 балл җыйды (34+19), икенче урында Данил Воркунов – 46 (26+20), һәм өченче урында Валерий Бирюков (“Барса”) – 42 (25+17).

Чирек финал плей-офф серияләре 3 сентябрьдә старт алды, аларда “Ленино” – “Фортуна”, “Виктория” – “Эверест”, “Барса” – “Милан”, “Ред Булл” – “Легион” очраша.

Кече кубок өчен “Олимп” – “Арарат”, “Чистое сердце” – “Синара”, “Балтика” – “Фамили” уйнаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: спорт Сәламәт яшәү рәвеше