Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Спорт

Мини-футбол буенча район чемпионатында бишенче турдан соң лидер үзгәрде

Лидер оттырды

Бу «Барса»ның «Арсенал»ны 3:10 исәбе белән җиңгәннән соң билгеле булды. Хәзер турнир таблицасын Ленино-Кокушкиноның «Аякс» командасы җитәкләде. Ул «РедБулл»ны 3:0 исәбенә җиңде.
Бу турда, нигездә, уеннар зур исәп белән тәмамланды. «Дортмунд» «Спортинг»ны - 10:2, «Виктория» «Феникс»ны - 9:4, «Олимп» «Фортуна»ны 7:2гә тар-мар итте. Бары тик бер уенда гына соңгы секундларга кадәр кискен көрәш барды, анда «Легион» 3:2 исәбе белән «Энергия»не җиңде.
Лидерлар бишлеге: 1. «Аякс» - 13 очко, 2. «Олимп», 3. «Арсенал» - 12әр очко, 4. «Барса» - 11 очко, 5. «Легион» - 10 очко.
«Энергия», «Фортуна», «Спортинг» үз уеннарында оттырдылар һәм алар исәбендә элеккечә 0 очко.
Иң яхшы бомбардирлар исемлегендә «Барса»дан Данил Воркунов алга чыкты, ул гол+пас системасы буенча 17 балл җыйды (12+5). Данил һәм Алексей Ивановскийлар («Олимп») снайперлар арасында 12шәр туп кертеп, беренче һәм икенче урыннарны бүлешәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: спорт Сәламәт яшәү рәвеше