Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Спорт

Мини-футбол буенча район чемпионатында яңа лидер

Ул - «Барса» командасы.

Тугызынчы турда «Барса» узган елгы чемпион «Виктория»не 4:2 исәбе белән җиңде. Элекке лидер «Аякс» җиңелде. Ленинококушкинолылар «Олимп»ка 2:4 исәбе белән оттырды.
Тугызынчы турның башка уеннары түбәндәгечә тәмамланды: «Спортинг» - «Фортуна» - 4:3, «Легион» - «Феникс» - 4:1, «Ред Булл» - «Энергия» - 4:1, «Дортмунд» - «Арсенал» - 2:3.
Регуляр чемпионат тәмамланырга ике тур кала беренче урынга 23 очко белән «Барса» чыкты. «Арсенал»ның исәбендә 21 очко, өченче урында барган «Аякс»ның 20 очкосы бар. Калган командалар түбәндәге тәртиптә бара: 4. «Ред Булл», 5. «Легион» - 19ар очко; 6. «Олимп» - 18; 7. «Виктория» - 16; 8. «Дортмунд» - 10; 9. «Феникс» - 6; 10. «Энергия»; 11. «Спортинг» - 3әр очко; «Фортуна» - 0 очко.
Плей-офф системасы буенча даими чемпионат тәмамланганнан соң 8 команда чемпионнарны һәм призерларны билгеләячәк. Соңгы 4 команда үзара кече кубок уйнатачак.
Иң яхшы бомбардирлар һәм снайперлар исемлегендә элеккечә Данил Воркунов («Барса») алда, ул гол+пас системасы буенча 30 балл җыйды - 24+6. Икенче урында Сергей Одинцов - 27 (20+7) балл, өченчедә - Данил Захаров (икесе дә «Виктория»дән) - 26 (17+9) балл.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: спорт Сәламәт яшәү рәвеше