Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Спорт

Мини-футбол буенча район чемпионатының алтынчы туры узды

Лидерлар үзгәрмәде.

Авыл яшьләре арасында мини-футбол буенча район чемпионатының алтынчы туры узды.

Лидер булып баручы  «Аякс» командасы «Феникс»ны 5:2 исәбе белән җиңде һәм 16 очко җыйды. «Арсенал» «Спортинг»ны 14:2 исәбе белән тар-мар итте, 15 очко белән ул икенче урында бара. «Олимп»ны 5:4 исәбе белән җиңгәннән соң, өченче урынга «Барса» чыкты. «Барса»ның 14 очкосы бар. Әйтергә кирәк, бу уен турның бизәге булды.
«Олимп»ның исәбендә 12 очко, ул бишенче урында. Дүртенче булып Шәленең «Легион»ны бара, ул 4:3 исәбе белән «Фортуна»ны җиңде, ә  бит беренче таймнан соң «Фортуна» алда бара иде - 3:2.
Узган елгы чемпион «Виктория» «Энергия»не - 16:3, ә «Ред Булл» – «Дортмунда»ны 7:2 исәбенә тар-мар итте. «Фортуна» «Энергия» һәм «Спортинг» командаларының үз активларында элеккечә 0 очко. 
«Барса»лар һөҗүмчесе Данил Воркунов иң яхшы бомбардирлар бәйгесендә алда бара, хәзер аның исәбендә 21 балл (16 гол+5 гол). Данил шулай ук снайперлар арасында көндәшләре капкасына 16 туп кертеп, беренче булып бара. Артем Утяганов («Виктория») - 19 балл (7+12).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: спорт Сәламәт яшәү рәвеше