Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Спорт

Пановкалылар авыллары белән балык тотты

Балык тотарга яратучылар, ял көннәрен ничек үткәрим икән, дип борчылмый. Алар кармакларын һәм башка кирәк-яракларын алалар да, балыкка баралар. Иң мөһиме - кем белән һәм кая бару. Әлбәттә инде, иң беренче чиратта, яхшы һәм ышанычлы компания кирәк. Ә балыкка бөтен авыл барганда, борчылу өчен сәбәп бөтенләй юк. Пановкалылар Балыкчы көнен бөтен авыл белән бергә билгеләп үттеләр.

Әлбәттә, балык эләгүе мөһим, югыйсә, бу кирәксез шөгыльгә әверелә. Монда шулай ук аралашу, дусларча шаярулар, бер-береңә ярдәм итү мөһим мәгънәгә ия.

- Пановкалылар – булдыралар! Без исә, үз чиратыбызда, бу чараны инде дүртенче ел үткәрәбез, - ди район аучылык җәмгыяте рәисе Алексей Мишин.

Балыкчы көненә багышланган әлеге турнирның оештыручысы Игорь Шпагин:

- Бу балык тоту гына түгел, биредә балалар, иң беренче чиратта, билгеле бер экологик тәрбия алалар, без беркайчан да үзебездән соң чүп-чар калдырмыйбыз, - ди ул.

Турнирның җиңүчесе булып Максим Калмыков саналды. Балык тотучылар ярышында катнашырга аны  хатынының әтисе чакырган. Гаиләдә аның җиңүенә һәркем ышанган.

- Ул юыну бүлмәсендә дә балык тота ала, - дип шаярталар алар.

- Бу чараны оештыручыларга зур рәхмәт, монда искиткеч матур урыннар бар, хәзер без бирегә еш киләчәкбез, - ди җиңүче.

Турнир вакытында барлык катнашучылар өчен дә зур казанда балык шулпасы пешерелде, ә җирле талантлар кунакларны үзләренең чыгышлары белән шатландырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: Пановка