«Пестрецы-2015» хоккей командасы сезонны җиңү белән башлады
Питрәч спортчылары хоккей турнирында катнаштылар
Можга шәһәрендә (Удмуртия) 2015 елгы яшүсмерләр арасында «Хрустальная шайба» дип исемләнгән традицион хоккей турниры узды. Анда барлыгы җиде команда катнашты, шул исәптән Питрәч хоккейчылары да.
Безнең спортчылар (тренер Илшат Исхаков) барлык уеннарда җиңеп, турнир җиңүчеләре булдылар. Алар «Медведи»ны (Можга) - 5:2, «Ижсталь»ны - 5:4, «Снежные барсы»ны (икесе дә Ижевсктан) - 5:0, «Темп»ны (Чайковский) - 3:1, «Лачын»ны (Актаныш) - 4:3, «Союз»ны (Киров) - 10:3 исәбе белән җиңделәр.
Питрәчле Назар Емельянов турнирның иң яхшы сакчысы дип танылды, Муса Хөснетдинов иң файдалы уенчы булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia