«Пестрецы-2015» хоккей командасы Татарстан беренчелегендә лидер булып кала
Чираттагы уеннарын алар Балык Бистәсендә үткәрделәр

Узган ялларда «Пестрецы-2013» командасы (тренерлары Александр Евграфов һәм Константин Игнатьев) Идел буе федераль округы беренчелегендә Казаннан «В» төркеме лидеры «Волна»ны кабул итте.
Безнең хоккейчылар ике уенда да кунакларга оттырдылар. Беренче көнне 1:5 исәбе белән питрәчлеләрнең алкасын Дамир Хәкимуллин кертте. Икенче көнне уен киеренкерәк үтте, әмма казанлылар тагын да көчлерәк булып, 4:2 исәбе белән җиңделәр (алкаларны бездә Мәсгут Хаҗипов һәм Мөслим Хәйруллин кертте).
Питрәчлеләр элеккечә алтынчы урында.
«Пестрецы-2015» командасы (тренеры Илшат Исхаков) Татарстан беренчелеге кысаларында күрше Балык Бистәсендә җирле «Шторм» командасы белән чираттагы уенын уздырды һәм 7:2 исәбе белән ышанычлы җиңү яулады. Питрәч командасының алкаларын Даниэль Шәфигуллин, Артур Гаптраупов, Кәрим Имамиев, Радмир Баһауов, Егор Филиппов, Радмир Биктаһиров һәм Владимир Пушков кертте.
Безнең хоккейчылар 1 нче төркем лидерлары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia