Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Спорт

«Пестрецы» хоккей командасы сезонны төгәлләде

Казанлылар безнең егетләрне 3:0 исәбе белән җиңде.

Узган елдагы кебек үк, «Пестрецы» ир-атлар хоккей командасы ПЛХЛ чемпионатында чирекфиналны уза алмады. Ул бу стадиядә «Сигма»к омандасы белән уйнады. Ике уенда да Казан хоккейчылары безнең егетләрне 3:0 исәбе белән җиңде.

Икенче уен Казанда, «Зилант» боз сараенда узды. «Сигма» беренче уенда көчлерәк булганлыктан, питрәчлеләргә медаль өчен көрәшне дәвам итү өчен җиңү генә кирәк иде. Уенның соңрак башлануына карамастан, үз командасын хупларга Питрәчтән бик күп җанатарлар килде.

Уен үзе бер атна элек Питрәчтә булган беренче сценарий буенча узды. Командалар озак вакыт исәпне ача алмады, гәрчә моның өчен моментлар булса да. Шулай да казанлылар ике алка кертте, ә өченчесен безнекеләр капкачыны алтынчы кырдагы уенчыга алыштыргач, буш капкага җибәрделәр. Уен 3:0 исәбе белән «Сигма» файдасына тәмамланды. Хәзер ярымфиналда ул «Стрела-Дион» парының җиңүчесе — «Ядран АВ» белән уйнаячак. Икенче парда ярымфиналда ике студент командасы — КДАТУ һәм КАИ очрашачак.

Безнең составта лиганың иң яхшы бомбардирлары рәтендә булган һөҗүмчеләр — Сабир Янов һәм Илмир Дәминов уйнауга карамастан, безнең хоккейчылар көндәшләр капкасына алка кертә алмады.

Шулай да алар даими чемпионатта уңышлы уйнадылар, гомуми дүртенче урынны алдылар һәм үзләренең тугрылыклы һәм күпсанлы җанатарларына матур җиңүләр бүләк иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: спорт Сәламәт яшәү рәвеше