"Пестрецы" хоккей командасы икенче җиңү яулады
«Питрәч-Арена» боз сараенда ир-атлар арасында хоккей буенча ПЛХЛ чемпионаты кысаларында чираттагы уен узды.
«Пестрецы» командасы үз бозында «Гагарин» ХК (Казан) командасын кабул итте. Беренче периодта безнең хоккейчылар көчлерәк булды. Сабир Янов һәм Данил Воркуновның ике алка керткәннән соң, исәп алар файдасына 3:0 исәбе булды.
Икенче периодта казанлылар ике алка кертте. Әмма период азагында Әскәр Курашов исәпне 4:2 итте.
Соңгы, өченче периодта гагаринлылар тагын бер тапкыр гол кертте. Бу голдан соң командалар ничек кенә тырышсалар да, башка алка кертә алмадылар. Уен безнең хоккейчыларның җиңүе белән тәмамланды. Бу җиңүдән соң питрәчлеләр 7 очко җыеп, дүртенче урынга күтәрелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа