Питрәч баскетболчылары Татарстан беренчелегендә икенче урынны алды
Безнең команданың тренерлары Илгизәр Гыймазов, Ленар Гайсаров һәм Владимир Тарасов өйрәтәләр.
Кама Аланында 2009 елда туган яшүсмерләр арасында баскетбол буенча Татарстан беренчелегенә финал уеннары узды.
Безнең команда үз төркемендә Азнакайны - 69:23, Алабуганы - 58:28, Аксубайны - 64:11 исәпләренә отты. Ярымфиналда питрәчлеләр шулай ук Байлар Сабасын 42:28 исәбенә тар-мар итте.
Паркет хуҗалары командасына каршы финал уены уңышсыз булды. Кама Аланы командасы уенны бик көчле үткәрде һәм питрәчлеләрне 62:24 исәбе белән җиңде.
Җиңелүгә карамастан, бу безнең егетләр өчен зур уңыш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа