Питрәч футболчылары Татарстан беренчелеге призерлары булды
Финал өлешендә барлыгы дүрт команда уйнады

Биектауда 2011-2012 елгы яшүсмерләр арасында республика беренчелегенең финал уеннары узды.
Питрәчлеләр Урыссу командасы белән 2:2 исәбенә уйнадылар, ләкин хуҗаларга – 1:6 һәм Әгерҗегә 0:5 исәбе белән оттырдылар. Шуңа да карамастан, безнең яшь футболчылар, өченче урын алып, бронза медальләр яулады. Безнең команда уенчысы Данияр Хөснетдинов турнирның иң яхшы уенчысы дип танылды.

Команданың тренерлары – Александр һәм Владислав Каляшиннар, Илфат Шакиров
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia