Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Спорт

Питрәч ир-атлар хоккей командасы Татарстан Кубогын яулады

Безнең команда финалда Арча командасы белән очрашты.

 

«Пестрецы» ир-атлар хоккей командасы тагын бер зур уңышка иреште. Күпсанлы титулларына алар тагын берне өстәде. Безнең команда (тренер Виктор Сорокин) Татарстан Кубогының финалында үз бозында Арча командасы белән очрашты.

Исегезгә төшерәбез, питрәчлеләр яртыфиналда Теләче командасын 6:3, ә арчалылар Зәй командасын 6:2 исәбенә откан иде. Питрәч боз сарае бу юлы тамашачылар белән тулды, алар уен дәвамында командалары өчен җан атты.

Безнең хоккейчылар уенны бик көчле башлады, кайвакыт көндәшләрне үз зоналарыннан чыгармыйча уйнадылар. Бер һөҗүмдә Данил Воркунов Ильмир Даминовтан пас алып, исәпне ачты. Икенче периодта инде арчалылар инициативаны үз кулларына алды һәм безнең капкага ешрак һөҗүм иттеләр, әмма аны Марат Ярмухаметов бик яхшы саклады.

Исәп питрәчлеләр файдасына артты: өченче периодта безнекеләр инде 5:1 исәбе белән алда иде. Көңәшләр киеренке көрәште, капкачыларын алтычы уенчыга алыштырды, ләкин бу ярдәм итмәде – Питрәч хоккейчылары матчта 6:2 исәбе белән җиңүгә иреште.

Безнең командадан голларны Данил Воркунов (2 гол), Булат Байкиев, Савелий Ларионов, Марк Шешняев һәм Сабир Янов (капкачы Марат Ярмухаметовтан пас белән) кертте. Сабир ике гол пасы бирде.

Шулай итеп, Питрәч хоккейчылары икенче ел рәттән Татарстан Кубогын яулады. Быелгы финалда да Питрәч һәм Арча командалары уйнады. Узган ел без 3:2 исәбе белән җиңгән идек.

– Әлбәттә, без Кубок уеннарына әзерләндек, – диде җиңүдән соң команда капитаны Сабир Янов. – Мондый этапларда көчсез көндәшләр юк. Барлык егетләр дә бар тулы куәткә уйнады, көчләрен кызганмады. Аеруча безнең тугры тамашачыларыбызга рәхмәт әйтәсем килә – алар һәрвакыт актив җан ата.

Иң арыган спортчыларның берсе – капкачыбыз Марат Ярмухаметов иде:

– Икенче периодта һәм уен ахырында бигрәк авыр булды. Шул вакытларда миңа уенчыларыбыз ярдәм итте – хоккей командалы спорт төре бит. Шулай итеп бергәләп Кубокны яуладык, – диде голкипер.

– Без хоккейчыларыбызның җиңүенә шатбыз, алар өчен бөтен сезон дәвамында җан аттык. Бүген дә алар безгә бәйрәм бүләк итте. Алга таба да командабыз уңышлары белән сөендерер дип өметләнәбез, — диде җанатар Салават Миннуллин.


ФОТОРЕПОРТАЖ ⬇ 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: спорт Сәламәт яшәү рәвеше