Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Спорт

Питрәч мини-футболы: лидер кабат үзгәрде

Район чемпионатының 17 тур уеннары кайбер көтелмәгән нәтиҗәләр китерде.

Турнир лидеры «Ред Булл» «Аврора» белән 3:3 исәбенә уйнады, шулай ук «Ак барс» һәм «Фрейндшип» командалары арасындагы уен4:4 исәбе белән тәмамланды. Ленино-Кокушкинодан ике команда арасындагы уен «Ленино» җиңүе белән төгәлләнде, ул «Арсенал»ны 9:2 исәбенә тар-мар итте. Шул ук торак пункттан өченче команда «Аякс» Кощакның «Спарта» командасын 4:3 исәбе белән җиңде. «Олимп» «Милан»ны - 3:2, «Барса» «Виктория»не 3:1 исәбе белән җиңде. Чемпионатта «Трудовые резервы» һаман да беренче очкосын җыя алмый, бу юлы команда Колайдан «Вендетта» командасына 1:5 исәбе белән оттырды.

Турнир таблицасында лидер яңадан үзгәрде, хәзер аны 38 очко белән «Ленино» җитәкли. Бер очкога аннан «Ред Булл» һәм 4 очкога «Олимп» калыша. «Виктория» һәм «Ак Барс»ның исәбендә 32, «Барса»да - 30 очко.

Валерий Бирюков («Барса») иң яхшы снайперлар һәм бомбардирлар арасында лидер булып тора. Ул барлыгы 43 туп керткән һәм 58 (43+15) балл җыйган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: спорт Сәламәт яшәү рәвеше