Питрәч мини-футболы: лидерлар алда бара
Узган елгы чемпион «Ленино» бу турда уйнамады
Авыл яшьләре арасында мини-футбол буенча район чемпионатында 12 тур уеннары үтте.
Узган ел чемпионы "Ленино" бу турда уйнамады, әмма, моңа карамастан, турнир таблицасында беренче урында кала. Ленинококушкинлылар исәбендә 30 очко. Икенче урында "Виктория" – "Олимп"ны 7:2 исәбенә җиңгәннән соң аларның исәбендә 28 очко. 3 һәм 4 урыннарны "Ред Булл" һәм "Фортуна" бүлешә, алар 24әр очкога ия. "Красные быки" турны калдырды, ә шәлелеләр киеренке көрәштә "Барса"ны җиңде - 2:1. Соңгылары 20 очко белән бишенче урында. "Синара" "Арарат"ка - 3:6, ә "Трудовые резервы" чемпионат аутсайдеры "Милан"га 2:5 исәбе белән оттырды.
Киләсе турда футбол сөючеләрне ике кызыклы матч көтә, аларда лидерлар уйнаячак: "Ленино" - "Ред Булл" һәм "Виктория" - "Фортуна". Узган чемпионатның иң яхшы снайперы һәм бомбардиры Сергей Одинцов ("Виктория") янә берүзе исемлекне җитәкли: ул 20 туп кертте һәм 34 балл җыеп, 14 гол пасы бирде. Икенче урында "Барса" уенчысы Азат Иризиев - 31 балл (14+17).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа