Питрәч мини-футболы: өч тур үткәрәсе кала
Беренче һәм призлы урыннар өчен көрәш кискенләште.
Авыл яшьләре арасында мини-футбол буенча район чемпионатында өч тур үткәрәсе кала.
Беренче һәм призлы урыннар өчен көрәш кискенләште. «Ленино» командасы «Олимп»ны 2:0 исәбе белән җиңде һәм 58 очко җыеп, яңадан беренче урынга чыкты. Икенче урында «Ред Булл» тора, ул 5:1 исәбе белән «Виктория»не отты (команда күптән түгел чемпионатта лидер иде). Хәзер «Ред Булл»ның исәбендә 56 очко, «Виктория»нең 53 очкосы бар. Турнирда өченче урында 55 очко белән «Барса», ул «Аврора»ны 7:3 исәбе белән җиңде.
Бу турда ике зур җиңү теркәлгән, «Фортуна» «Спарта»ны 11:2 исәбе белән тар-мар итте, «Милан» «Трудовые резервы»н 9:1 исәбе белән җиңде. Соңгылары чемпионатта бер очко да җыймаган бердәнбер команда. «Арсенал» «Вендетта»ны 3:1, ә «Ак барс» «Аякс»ны 3:2 исәбе белән җиңде.
Иң яхшы снайперлар һәм бомбардирлар арасында лидер булып саналган «Барса» һөҗүмчесе Валерий Бирюков 99 балл җыйды, ул 72 туп кертте һәм 27 гол пасы бирде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа